Иске Кәшер укучылары батыр авылдашларын искә алдылар
16 нчы ноябрь - безнең мәктәп өчен генә түгел, ә авылдашлар өчен дә истәлекле дата.
Ни өченме? Чөнки 1916 нчы елда шушы көнне Зиннәт Хәсәнов туган. Ә аны белмәгән кеше юктыр. Ул – 11 җәлилченең берсе, 1 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры.
Зиннәт Хәсәновның туган көнен безнең укучылар көтеп алалар, ел саен аның музеена баралар. Быел да анда аларны музей хезмәткәре Гөлфирә Йосыпова ачык йөз белән каршы алды, укучыларны Зиннәтнең тормыш юлы, батырлыгы белән таныштырды. Укучылар батыр авылдашыбыз укыган парта артына утырып, язган перосын тотып карадылар, үргән чабаталарында аның кул җылысын тойган кебек булдылар. Кыскасы, укучыларга музейда булу бик ошады. Алар шулай ук Зиннәт Хәсәнов һәйкәле янында да булдылар, аңа чәчәкләр салдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев