САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Кәшер мәктәбенең «Миләш» мәктәпкәчә тәрбия төркемендә бәйрәм иртәсе үтте

Кичә Иске Кәшер урта мәктәбенең «Миләш» мәктәпкәчә тәрбия төркемендә көзге уңыш бәйрәменә багышланган иртә узды. Бәйрәмдә барлык балалар да катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, матур биюләр башкардылар. Бәйрәмгә кунак булып көз сылуы Сөмбелә килде. Ул балалар белән уйнады, тапкырлыкларын сынады. Балалар туган як табигате, аның үсемлекләре, хайваннары хакында, ел фасылларында була...

Кичә Иске Кәшер урта мәктәбенең «Миләш» мәктәпкәчә тәрбия төркемендә көзге уңыш бәйрәменә багышланган иртә узды. Бәйрәмдә барлык балалар да катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, матур биюләр башкардылар. Бәйрәмгә кунак булып көз сылуы Сөмбелә килде. Ул балалар белән уйнады, тапкырлыкларын сынады. Балалар туган як табигате, аның үсемлекләре, хайваннары хакында, ел фасылларында була торган үзгәрешләр турында төпле белемнәргә ия булуларын күрсәттеләр. Бәйрәм бик мавыктыргыч булды. Соңыннан Сөмбелә барысын да кызарып пешкән көзге алмалар белән сыйлады. Килгән әти-әниләр, әбиләр, кунаклар бәйрәмнән канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев