САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Кәшер мәктәбендә "Табигать дөньясы һәм көзге фантазияләр" дигән конкурс узды

Матурлык тудыру фантазия һәм тырышлык таләп итә. Иске Кәшер мәктәбендә укучылар белән "Табигать дөньясы һәм көзге фантазияләр" дигән конкурска әзерлек сентябрь аендагы кечкенә урманга барган экскурсиядән үк башланды. Табигать кочагында "Өрәңге яфракларыннан букет" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Мәктәптә күнекмәләр озын тәнәфесләрдә узган мастер-класслар белән ныгытылды. "Көзге букет" композицияләре, Панно төрләре...

Матурлык тудыру фантазия һәм тырышлык таләп итә. Иске Кәшер мәктәбендә укучылар белән "Табигать дөньясы һәм көзге фантазияләр" дигән конкурска әзерлек сентябрь аендагы кечкенә урманга барган экскурсиядән үк башланды. Табигать кочагында "Өрәңге яфракларыннан букет" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.

Мәктәптә күнекмәләр озын тәнәфесләрдә узган мастер-класслар белән ныгытылды. "Көзге букет" композицияләре, Панно төрләре белән танышу үтте. Укучылар конкурсны көтеп алдылар, үзләренең белемнәрен конкурста оста итеп кулландылар. Психологлар һәм педагоглар бертавыштан "күмәк иҗат ышанычлы мөнәсәбәт тәрбияли", дип раслыйлар. Укучыларның эшләре гаҗәп, фантазияләре таң калырлык иде. Жюри конкурста катнашучыларга, номинацияләп, грамоталар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев