Кичә Иске Кәшер мәктәбендә "Син - минем дустым!" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәм, дуслык турында әңгәмә белән башланып, "Дуслар-матурлар"(кызлар) һәм "Дуслар-батырлар"(егетләр) командалары арасындагы бәйге белән дәвам итте. Кызыклы биремнәр һәр сыйныф әзерләгән дуслык турында җырлар белән үрелеп барды. Ярышлар вакытында әле бер, әле икенче команда алга чыкты. Нәтиҗәдә исәп...
Кичә Иске Кәшер мәктәбендә "Син - минем дустым!" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәм, дуслык турында әңгәмә белән башланып, "Дуслар-матурлар"(кызлар) һәм "Дуслар-батырлар"(егетләр) командалары арасындагы бәйге белән дәвам итте. Кызыклы биремнәр һәр сыйныф әзерләгән дуслык турында җырлар белән үрелеп барды. Ярышлар вакытында әле бер, әле икенче команда алга чыкты. Нәтиҗәдә исәп тигез булды, Дуслык җиңде! Бәйрәм 7 нче сыйныф укучылары әзерләгән "Бергәләп җырлыйк дуслык турында" дигән җыр белән тәмамланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз