САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшер мәктәбендә рәссамнар тәрбияләнә

Картинада төсләр гаммасы Гүзәллекне тою, гармония хисе, буяу төсмерләрен тирәнтен сизү, образларны тулы итеп тудыра алуы рәссамның осталыкка ирешүе хакында сөйли. Иске Кәшер урта мәктәбендә дә кечкенә рәссамнар белем ала, мавыктыргыч сюжетлы картиналар ясыйлар. Рәсемнәрендә бүген үк кызыклы идеяләр күренә, укучылар төсләрне оста итеп, нечкә зәвык белән катыштырырга өйрәнәләр. Бишенче...

Картинада төсләр гаммасы

Гүзәллекне тою, гармония хисе, буяу төсмерләрен тирәнтен сизү, образларны тулы итеп тудыра алуы рәссамның осталыкка ирешүе хакында сөйли.

Иске Кәшер урта мәктәбендә дә кечкенә рәссамнар белем ала, мавыктыргыч сюжетлы картиналар ясыйлар. Рәсемнәрендә бүген үк кызыклы идеяләр күренә, укучылар төсләрне оста итеп, нечкә зәвык белән катыштырырга өйрәнәләр.

Бишенче сыйныф укучылары декоратив-гамәли сәнгать дөньясы белән танышсалар , алтынчы сыйныф укучылары натюрморт ясау серләрен өйрәнделәр. Куләгә, якты тап, ярым тон серләренә төшенделәр. Ә инде җиденче сыйныфлар дизаин дөньясын үзләштерәләр. Кече сыйныфлар төрле картиналар ясап, рәсем ясау техникасына өйрәнәләр. Балаларга хас булганча, рәсемнәре гади, якты рухлы.

Балалар үзләренең дәрестә үзләштергән белемнәрен кулланып төрле рәсем конкурсларына, тематик рәсем күргәзмәләренә катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев