САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшер мәктәбендә Нәүрүз бәйрәмнәре үтте

Кичә Иске Кәшер урта мәктәбенең "Миләш" мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә Нәүрүз бәйрәме булды. Балалар кышны озатып, язны каршылауны бәйрәм иттеләр, төрле уеннар уйнадылар, Нәүрүз такмаклары әйттеләр. Кыш Бабай, бер дә теләмәсә дә, бик күп көч сынашканнан соң, табигать биләмәләрен Нәүрүзбикәгә тапшырды. Барысы да шатланды, матур җырлар җырлады, биеде, күңел ачты....

Кичә Иске Кәшер урта мәктәбенең "Миләш" мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә Нәүрүз бәйрәме булды. Балалар кышны озатып, язны каршылауны бәйрәм иттеләр, төрле уеннар уйнадылар, Нәүрүз такмаклары әйттеләр. Кыш Бабай, бер дә теләмәсә дә, бик күп көч сынашканнан соң, табигать биләмәләрен Нәүрүзбикәгә тапшырды. Барысы да шатланды, матур җырлар җырлады, биеде, күңел ачты.

Бүген мәктәптә "Нәүрүз патшалыгында" дип исемләнгән театральләштерелгән бәйрәм булды. Мәктәп ишегалды чын әкият дөньясына әйләнде. Кечкенә театр күрсәткәннән соң, Кыш Бабай белән Нәүрүзбикә җитезлектә сынаштылар. Убырлы карчык кызык итеп биеде. Балалар эстафеталы уеннар уйнадылар. "Итек белән саубуллашу", "Түбәтәй уены", "Убырлы себеркесе" дигән уеннар балаларга бик ошады.

Соңыннан Нәүрүзбикәнең кайнар коймаклары белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев