САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Кәшер мәктәбендә “Хезмәт урыным - Әфган” дип аталган чара узды

Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгарылуга быел 31 ел булды. Шул уңайдан Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Хезмәт урыным - Әфган”- дип аталган класстан тыш чара үтте.

Чарада  укучылар, безнең җирлектән Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан ветераннар белән очрашты. Алар хатирәләре белән уртаклаштылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Һәм укучыларга егет кешегә армиягә баруның кирәклеген искәртеп үттеләр. Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә! Очрашу бөтен җир шарында тынычлык булсын, сугыш-афәтләр булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев