САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Кәшер мәктәбендә батырлык, каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек көнен билгеләп үттеләр

23 февраль көнне Россиядә Ватанны саклаучылар көне, батырлык, каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек көне билгеләп үтелә.

Иске Кәшер урта мәктәбендә шушы истәлекле датага багышланган бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәмгә Совет армиясендә хезмәт иткән бабаларыбыз, әтиләребез, Русия армиясе солдатлары булган абыйларыбыз, Афганстанда интерноциональ бурычын үтәгән афганчыларыбыз һәм башкалар чакырылган иде. Әлеге чарада мәктәпнең барлык укучылары да катнашты. Артистларның барлык чыгышлары да тыныч күк йөзе сакчыларына, ил гражданнарының тынычлыгын, аның намусын һәм абруен саклаучыларга багышланган иде. Үзләренең музыкаль бүләкләрен һәрбер сыйныф күңел җылысын кушып, зур тырышлык белән әзерләделәр. Яшь артистлар башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Патриотик рухта куелган биюләр башкарылды. Һәр чыгышны тамашачы көчле алкышларга күмде. Концерт бер сулышта узды, иҗади чарадан бары тик уңай тәэсирләр генә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев