САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Кәшер мәктәбе укытучылары бәйрәм сәяхәтендә булып кайттылар

Иске Кәшер урта мәктәбендә Укытучылар көне бик үзенчәлекле итеп үткәрелде. Укытучылар, «поездга утырып», класслар буйлап бәйрәм сәяхәтенә чыктылар. Аларны һәр класста укучылар карыш алдылар, бәйрәм белән котладылар. Укучылар пешергән торт та, слайд-шоу белән укытучылар гороскопын күрсәтү дә, кызыклы сюрпризлар да булды. Алар һәр укытучының күңеленә хуш килде. Дәресләрдән соң мәктәпкә...

Иске Кәшер урта мәктәбендә Укытучылар көне бик үзенчәлекле итеп үткәрелде. Укытучылар, «поездга утырып», класслар буйлап бәйрәм сәяхәтенә чыктылар. Аларны һәр класста укучылар карыш алдылар, бәйрәм белән котладылар. Укучылар пешергән торт та, слайд-шоу белән укытучылар гороскопын күрсәтү дә, кызыклы сюрпризлар да булды. Алар һәр укытучының күңеленә хуш килде.

Дәресләрдән соң мәктәпкә өлкәннәр җыелды. «Елмай әле» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт белән башланып китте. Ул өлкәннәр һәм укытучылар вальсы белән төгәлләнде.

Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Иске Кәшер урта мәктәбе директоры Алмас Галәлиев өлкәннәрне һәм укытучыларны бәйрәм белән котлады. Өлкәннәр укытучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев