САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Кәшер мәктәбе балалары сәламәт булу серләрен беләләр

Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды.

Ул Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.

Уенны тантаналы ачуда мәктәп директоры барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Ярышлар программасы этапларында балаларга яхшы физик әзерлекне генә түгел, ә бердәм команда белән эшли белүне дә күрсәтергә кирәк иде.

Берәүләр көч сынашканда, икенчеләре  строй әзерлек станциясендә үз осталыкларын күрсәттеләр.  Ярышларда балалар тартылу һәм күтәрелү күнегүләрен башкардылар, һәркем көч һәм чыдамлыкка гына исәп тотты, чөнки бөтен команданың уңышы уртак нәтиҗәгә бәйле иде. Катнашучылар көчкә генә түгел, киң белемнәргә дә ия булырга тиеш иде. Компас ярдәмендә азимут буенча узып, беренче булып   флагны табу һәр команданың теләге булды.

Уен бик бердәм һәм оешкан төстә узды. Барлык балалар да бик зур уңай эмоцияләр, җиңүдән шатлык һәм катнашудан, канәгатьлек алдылар. Чөнки нәкъ менә шундый чараларда  Ватаныбызга карата патриотлык, бердәмлек һәм үзара ярдәмчеллек хисе тәрбияләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев