САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшер "Миләш" балалар бакчасында кече Сабан туе үтте

Кичә Иске Кәшер урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме «Миләш»тә, халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, кече Сабан туе үтте. Уеннарда барчасы да бик теләп катнаштылар. Бәйрәмдә халкыбызның традицион уеннары чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу һәм башка уеннар уйнатылды. Бәйрәмдә балалар белән берлектә апалар...

Кичә Иске Кәшер урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме «Миләш»тә, халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, кече Сабан туе үтте. Уеннарда барчасы да бик теләп катнаштылар. Бәйрәмдә халкыбызның традицион уеннары чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу һәм башка уеннар уйнатылды. Бәйрәмдә балалар белән берлектә апалар да ярышты. Һәрбер ярышта җиңүчеләр булган кебек, артта калучылар да булды, ләкин, бу бер дә кәеф төшәргә сәбәп булмады. Бүләкләр һәммәсенә дә җитте. Күтәренке күңел, яхшы кәеф балаларны өйләренә озатканчы дәвам итте.

Шулай ук укыгыз:

Иске Кәшер "Миләш" балалар бакчасында әзерлек төркеме балаларын мәктәпкә озату бәйрәме булды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев