САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшер җирлегендә дә гөрләп үтте Сабантуйлары! +ФОТОЛАР

Иске Кәшер җирлегендә дә гөрләп үтте Сабантуйлары!

Ел да көтеп алган ямьле җәйнең

Төп бизәге матур бу бәйрәм.

Изге айдан соң аның килгәне

Өсти быел тагын да зур ямь

Тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташкан әлеге борынгы һәм мәңге яшь халык бәйрәме һәрвакытта да көтеп алына торган шатлыклы вакыйга.

Иске Кәшер җирлегендә дә гөрләп үтте Сабантуйлары. Авылдашларын, кунакларны киң колачын җәеп каршы алды елдан ел матураеп килгән бәйрәм мәйданы. Күңелле очрашуларга, ямьле ялларга, онытылмас хис-тойгыларга бай булды быелгы Сабантуйлар да.

Кырларда уңыш мул, дөньялар тыныч булсын. Өстәлләр һәрвакыт тулып торсын, райондашлар,- дип хәбәр итте безгә Илфира Заһит кызы Минһәҗева Иске Кәшер мәдәният йорты режиссёры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев