САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Иске Кәшер фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Альбина Әмирова "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә җиңде

19 июньдә Казан шәһәренең "Пирамида" комплексында иң яхшы медицина хезмәткәрләрен - "Ак чәчәкләр" республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Ул җиденче тапкыр уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Тантананы Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин ачып җибәрде. Бүләкләү берничә номинациядә булды. "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә Иске Кәшер...

19 июньдә Казан шәһәренең "Пирамида" комплексында иң яхшы медицина хезмәткәрләрен - "Ак чәчәкләр" республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Ул җиденче тапкыр уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Тантананы Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин ачып җибәрде. Бүләкләү берничә номинациядә булды. "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә Иске Кәшер фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Альбина Әмирова җиңде.

Җиңүчеләр һәм номинантлар статуэткалар, дипломнар, планшет компьютерлары, чит илдә стажировкага грантлар, санаторийга юлламалар белән бүләкләнделәр. Ике авыл медицина хезмәткәренә, шул исәптән Альбина Әмировага да, Илдар Халиков автомобиль ачкычлары тапшырды. Җиңүчеләрне котларга танылган артистлар Александр Розенбаум, Константин Хабенский, күренекле хирург Ренат Акчурин һәм башкалар килделәр.

Тулырак мәгълүмат - Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев