САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Кәшер авылыннан Дамира Курмашеваның балачак хыялы чынга ашкан

Кур­ма­ше­ва Да­ми­ра Да­мир кы­зы - Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның "Мә­га­риф­тә­ге ка­за­ныш­ла­ры өчен" күк­рәк бил­ге­се, "Без­нең иң ях­шы укы­ту­чы" гран­ты ия­се Ту­ган авы­лы - Ис­ке Кә­шер Арыс­лан йол­дыз­лы­гы ас­тын­да ту­ган Укы­ту­чы бу­лу - ба­ла­чак хы­я­лы Мак­са­ты - ба­ла­лар­да ту­ган тел­гә, ту­ган ил­гә, хал­кы­на мә­хәб­бәт тәр­би­я­ләү Тор­мыш кре­до­сы - ба­ры тик ях­шы­лык­ка, ка­мил­лек­кә ом­ты­лу...

Кур­ма­ше­ва Да­ми­ра Да­мир кы­зы - Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның "Мә­га­риф­тә­ге ка­за­ныш­ла­ры өчен" күк­рәк бил­ге­се, "Без­нең иң ях­шы укы­ту­чы" гран­ты ия­се

Ту­ган авы­лы - Ис­ке Кә­шер

Арыс­лан йол­дыз­лы­гы ас­тын­да ту­ган

Укы­ту­чы бу­лу - ба­ла­чак хы­я­лы

Мак­са­ты - ба­ла­лар­да ту­ган тел­гә, ту­ган ил­гә, хал­кы­на мә­хәб­бәт тәр­би­я­ләү

Тор­мыш кре­до­сы - ба­ры тик ях­шы­лык­ка, ка­мил­лек­кә ом­ты­лу

Ярат­кан язу­чы­лары - Ту­фан Миң­нул­лин, Ри­нат Мө­хәм­мә­ди­ев, Мә­ди­нә Ма­ли­ко­ва, Зи­фа Ка­дый­ро­ва

Ярат­кан шө­гы­ле - чә­чәк­ләр, гөл­ләр үс­те­рү, ашар­га пе­ше­рү

Иң ярат­ма­га­ны - ял­ган, га­дел­сез­лек

Реклама

- Кеч­ке­нә чак­та укы­ту­чы­лы уй­на­ган­да, "ба­ла­лар­га" дик­тант яз­ды­рыр­га, ап-ак ак­бур бе­лән так­та­га ма­тур итеп язар­га яра­та идем. Кү­ңе­лем­дә укы­ту­чы бу­лыр­га ди­гән уй туу­га бе­рен­че тап­кыр хә­реф та­ныр­га, ка­ләм то­тар­га өй­рәт­кән баш­лан­гыч класс укы­ту­чы­сы Яси­рә Иб­ра­һи­мо­ва, соң­рак ту­ган тел­нең наз­лы аһә­ңен то­яр­га яр­дәм ит­кән та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы Ми­яс­сә­рә Вә­ли­әх­мә­то­ва да сә­бәп­че бул­ган­дыр, мө­га­ен, - дип баш­ла­ды ул сү­зен.

Авыл со­ве­тын­да баш бух­гал­тер бу­лып эш­лә­гән әни­се Лю­ция ха­ным, тө­зе­леш-мон­таж ида­рә­сен­дә баш ин­же­нер бул­ган әти­се Да­мир абый да кыз­ла­ры­ның кү­ңел тү­рен­дә йөрт­кән хы­я­лы­на кар­шы кил­ми­ләр. Нә­ти­җә­дә, си­ге­зен­че класс­ны бе­те­рү­гә, Да­ми­ра Ка­зан шә­һә­рен­дә­ге пе­да­го­гия учи­ли­ще­сы­на укыр­га ке­рә. Ан­нан соң Ур­та Кә­шер­дә - бер ел, Сак­лау­баш­та ике ел баш­лан­гыч класс­лар­ны укы­та. Со­ңын­нан яз­мыш аны ту­ган авы­лы­на кай­та­ра - кыз үзе ке­бек җи­тез, уң­ган-бул­ган, ба­ла­лар­ны чын кү­ңел­дән яра­ту­чы укы­ту­чы егет­кә - Да­мир­га кия­ү­гә чы­га. Аңа ла­ек­лы ял­га кит­кән та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы дә­рес­лә­рен би­рә­ләр. Һәм ме­нә 31 ел ин­де ул ба­ла­лар­га ана те­ле­нең неч­кә­лек­лә­рен өй­рә­тә, аның бө­ек­ле­ген, ма­тур­лы­гын аң­лар­га яр­дәм итә. Шу­шы ел­лар эчен­дә чит­тән то­рып юга­ры бе­лем алыр­га да өл­ге­рә. Күп ел­лар класс җи­тәк­че­ле­ген алып ба­ра. Тор­мыш ип­тә­ше бе­лән ике кыз үс­те­рә­ләр, ике­се­нә дә юга­ры бе­лем алыр­га яр­дәм итә­ләр, онык тәр­би­я­лә­шә­ләр. Ә 35 ел­лык ты­рыш хез­мә­те­нең әҗе­ре - юга­ры бү­ләк­ләр ге­нә тү­гел, хез­мәт­тәш­лә­ре, ата-ана­лар хөр­мә­те һәм уку­чы­лар мә­хәб­бә­те дә. Мо­ңа уку­чы­ла­ры­ның дәү­ләт ат­тес­та­ци­я­лә­рен, им­ти­хан­нар­ны уңыш­лы би­рү­лә­рен, яраткан укытучылары юлыннан китүләрен, тор­мыш­та үз урын­на­рын та­бу­ла­рын да өс­тәр­гә ки­рәк­тер. Уз­ган уку елын­да та­гын бер уку­чы­сы Гөл­шат Кор­бы­е­ва зур уңы­шы бе­лән сө­ен­дер­гән - Ала­бу­га шә­һә­рен­дә үт­кә­рел­гән "Та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты: үт­кә­не, бү­ген­ге­се һәм ки­лә­чә­ге" ди­гән Бө­тен­рос­сия фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ци­я­сен­дә III дә­рә­җә дип­лом­га ла­ек бул­ган.

- Уни­вер­си­а­да объ­ек­ты­на яр­дәм­гә ба­рыр­га да бе­рен­че бу­лып языл­дым, - ди ул.

Һич­кай­чан тө­шен­ке­лек­кә би­рел­мәс, үзен­дә­ге уңай энер­ги­я­не баш­ка­лар­га да кү­че­рә ала тор­ган, яр­дәм­чел, эч­кер­сез һәм хез­мәт сө­ю­чән... Да­ми­ра ха­ным - әнә шун­дый.

- Яшь­ләр укы­ту­чы хез­мә­те­нең авыр­лы­гын­нан ку­рык­ма­сын­нар иде. Го­ме­рең­не ба­ла­лар­га ба­гыш­лау - үзе бә­хет. Ул - тын­гы­сыз көн­нәр, йо­кы­сыз төн­нәр ге­нә тү­гел, шат­лык­лар­га га­җә­еп бай миз­гел­ләр дә, - ди ул.

Сүз уңаеннан

Ра­йон мәк­тәп­лә­рен­дә 780 пе­да­го­гик хез­мәт­кәр эш­ли. Алар­ның 82 се - юга­ры, 432 се - бе­рен­че, 72 се икен­че ква­ли­фи­ка­ция ка­те­го­ри­я­се­нә ия. Соң­гы өч ел­да "Без­нең иң ях­шы укы­ту­чы" гран­тын 140 укы­ту­чы ал­ган. Бү­ген­ге көн­дә ра­йон мәк­тәп­лә­рен­дә 3 - "Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­зан­ган укы­ту­чы­сы", 11 - "Ха­лык мә­га­ри­фе от­лич­ни­гы", 22 "Го­му­ми бе­лем би­рү­нең по­чет­лы хез­мәт­кә­ре" исем­нә­ре­нә ла­ек бул­ган укы­ту­чы эш­ли. 55 укы­ту­чы - "Мә­га­риф­тә­ге ка­за­ныш­ла­ры өчен" күк­рәк бил­ге­се­нә, 52 се - Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се, 129 укы­ту­чы Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Мә­га­риф һәм фән ми­нистр­лык­ла­ры­ның По­чет гра­мо­та­ла­ры­на ия бул­ган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X