САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үлчәүләр нәрсә ярата, яки Иске Кә­шер авы­лын­да яшәү­че Ра­зия Ра­ма­за­но­ва­дан "Дус­лык" пи­ро­гы рецепты

Үл­чәү­ләр һәр­нәр­сә­не ма­тур итеп кү­рер­гә ты­ры­ша. Тук­лану өл­кә­сен­дә дә нәкъ шу­лай. Үл­чәү­ләр ашар­га бик тә яра­та, алай да ча­ма хи­сен оныт­мый. Тәм­ле һәм фай­да­лы ри­зык­лар­ны да ти­гез кү­ләм­дә сай­лый. Бу йол­дыз­лык ас­тын­да ту­ган­нар әзер­лән­гән аш­лар­ның та­бын­га чы­га­ры­лу рә­ве­ше­нә ае­рым игъ­ти­бар би­рә. Тик алар йо­мыр­ка­дан ак чә­чәк, ки­шер­дән йол­дыз ясап ва­кыт...

Үл­чәү­ләр һәр­нәр­сә­не ма­тур итеп кү­рер­гә ты­ры­ша. Тук­лану өл­кә­сен­дә дә нәкъ шу­лай. Үл­чәү­ләр ашар­га бик тә яра­та, алай да ча­ма хи­сен оныт­мый. Тәм­ле һәм фай­да­лы ри­зык­лар­ны да ти­гез кү­ләм­дә сай­лый.

Бу йол­дыз­лык ас­тын­да ту­ган­нар әзер­лән­гән аш­лар­ның та­бын­га чы­га­ры­лу рә­ве­ше­нә ае­рым игъ­ти­бар би­рә. Тик алар йо­мыр­ка­дан ак чә­чәк, ки­шер­дән йол­дыз ясап ва­кыт уз­дыр­мый. Үл­чәү­ләр өчен ри­зык­ның, яшел­чә, җи­ләк-җи­меш­нең та­би­гый ма­тур­лы­гы мө­һим. Шу­ңа кү­рә, ри­зык әзер­ләр ал­дын­нан, ул иң ях­шы про­дукт­лар­ны сай­лый. Үл­чәү йол­дыз­лы­гын­да ту­ган дус­ты­ңа ку­нак­ка бар­гач, бө­тен ки­леш кыз­ды­рыл­ган та­вык яки үр­дәк, шаш­лык, ба­выр­дан әзер­лән­гән паш­тет күр­сәң, га­җәп­лән­мә.

Үл­чәү­ләр яңа ре­цепт­лар өй­рә­нер­гә яра­та. Шу­лай ук мон­нан бик күп ел­лар элек уй­лап та­был­ган ре­цепт­лар­ны яңар­ту­га да уңай ка­рый.

Бал­лы ри­зык яра­ту­чы­лар бу­лып са­нал­са­лар да, Үл­чәү­ләр конфет һәм торт­ны сай­лап кы­на ашый. Алар өчен шо­ко­лад, крем һәм корж­лар­ның та­би­гый про­дукт­лар­дан әзер­лән­гән бу­луы мө­һим. Бу йол­дыз­лык ас­тын­да ту­ган­нар, га­дәт­тә, үз­лә­рен нык ка­рый. Ә ин­де ар­тык ки­лог­рамм­нар җы­е­ла икән, бар нәр­сә­нең тө­бе­нә тө­шеп өй­рә­нә тор­ган Үл­чәү ра­ци­о­нын җен­тек­ләп ка­рап чы­гар. Ки­рәк бул­са, ди­е­та да то­тар, лә­кин баш­та бел­геч­ләр бе­лән ки­ңә­шер. Сә­ла­мәт­лек­не сак­лау - аның төп мак­са­ты.

Үлчәү йол­дыз­лы­гы ас­тын­да туучыдан рецепт

Ис­ке Кә­шер авы­лын­да яшәү­че Ра­зия Ра­ма­за­но­ва­дан «Дус­лык» пи­ро­гы

Бы­ел бак­ча­лар­да ал­ма һәм ба­лан уңы­шы бик күп бул­ды. Ба­ла­лар, күр­ше-ти­рә­ләр бе­лән туй­ган­чы аша­ган­нан соң, кыш­кы озын төн­нәр­дә пи­рог­лар пе­ше­реп сый­ла­ныр­га за­пас­лар ясап ку­яр­га да җит­те.

Ка­мыр өчен:

1 да­нә йо­мыр­ка,

0,5 ста­кан су,

0,5 ста­кан сөт,

0,5 ста­кан үсем­лек мае,

Реклама

1 чәй ка­ла­гы тоз,

1 аш ка­ла­гы (чү­мә­лә) ши­кәр

ко­мы,

1 кап чүп­рә (11 грамм),

3-3,5 ста­кан он ала­быз.

Йом­шак кы­на итеп ка­мыр изеп, җы­лы урын­га ку­я­быз. Ка­мыр 30-45 ми­нут­та өл­ге­рә.

Эч­лек өчен ба­лан һәм ал­ма по­вид­ло­ла­ры ала­быз.

Пи­рог кеч­ке­нә ура­ма­лар­дан то­ра. Бе­рен­че ура­ма­ны та­ба­ның ди­а­мет­ры бу­ен­ча са­ла­быз һәм ике як­ка ура­ма­лар­ны ке­че­рәй­тә ба­рып ясый­быз. Эч­лек­не чи­рат­лаш­ты­рып са­ла­быз. Пи­рог­ның өс­ле­ген кун­жут, мәк яки вал­чык бе­лән би­зи­без. Бе­раз ка­барт­кан­нан соң, ур­та­ча кы­зу­лык­та 35-40 ми­нут пе­ше­рә­без. Ху­җа­би­кә­ләр үз ка­ра­ма­гы­на эч­лек­не ике яки күб­рәк төр­ле­не алып чи­рат­лаш­ты­ра ала­лар.

Чәй­лә­ре­гез тәм­ле бул­сын!

Ә калган Үлчәүләр рецептлары белән комментарийларда бүлешә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X