САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшердә Комсомол урамына асфальт сорадылар

Авыл җыеннарына килгән халык, гадәттә, иң элек кул эшләреннән оештырылган күргәзмә-сәүдә белән таныша, аннан сәнгать осталарының чыгышын карап хозурлана.

Иске Кәшердә узган җыелышта да шулай булды. Аннан сүз җитәкчеләргә бирелде. Беренче көн тәртибе буенча җирлек башлыгы Раян Дәүләтҗанов чыгыш ясады. Аннан "Җәлил” агрофирмасының җитештерү комплексы җитәкчесе Раушан Гәрәевкә сүз бирелде. Участок инспекторы Рөстәм Сәлимгәрәев - криминоген торыш, Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге буенча баш дәүләт инспекторы Радик Госманов янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районда узган ел башкарылган эшләргә исәп-хисап тотты, агымдагы елда планлаштырылганнарга тукталды. Соңыннан халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде, аларга җаваплар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев