САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Имәндә "Җырлыйк әле!" бәйгесе үткәрелде

8 Мартта олысы да, кечесе дә, яше дә, карты да авыл клубына агылды. Сәбәбе дә бар иде: "Яңа гасыр телевидениесе" тапшыруы Иске Имән авылына "кунакка килде". Нишләп алардан калышыйк ди әле, җыр чишмәләренең башы туган-үскән җирләребездә икән бит! Моның шулай икәненә без әлеге чарадан соң тагын бер кат инандык. Йокламасын...

8 Мартта олысы да, кечесе дә, яше дә, карты да авыл клубына агылды. Сәбәбе дә бар иде: "Яңа гасыр телевидениесе" тапшыруы Иске Имән авылына "кунакка килде". Нишләп алардан калышыйк ди әле, җыр чишмәләренең башы туган-үскән җирләребездә икән бит! Моның шулай икәненә без әлеге чарадан соң тагын бер кат инандык. Йокламасын әле авыл талантлары, челтерәп аксын моң чишмәсе!

Бәйрәмне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп клуб мөдире Гөлфирә Дөлмиева алып барды. Әбиләр, апалар, ике төркемгә бүленеп, җыр бәйгесендә көч сынаштылар. Алар башкаруында яңгыраган моңлы көйләр күпләребез күңелләренең иң нечкә кылларына үтеп кереп, яшьлеккә алып кайтты. "Әнкәй безне Сөннән алып кайткан", "Әниемә", "Йөрәк сере", "Утыр әле, яннарыма", "Әле дә дуслар бар әле" җырлары әнә шундыйлардан иде. Моңлы җырларны дәртле биюләр алыштырды. Гөлия Филиппованың татар халык биюе дә беркемне битараф калдырмады: катнашучылар барысы да аңа кушылып биеделәр. Гөлҗиһан Гыйлметдинованың әниләргә багышланган "Газиз әнкәй" шигыре безне авыр ачлык елларына кире кайтарды, күзләрдә яшь тамчылары ялтыратты. Фәез Шәехов башкаруында "Мамык шәлеңне уран" җыры кадерле әниләргә, гүзәл хатын-кызларыбызга бәйрәм сәламе булып иреште. Авылыбызның оста гармунчысы Флүрә Гайнемова гармунда уйнаса, мәшһүр баянчыбыз - Фатыйма апа бәйгебезнең төп хөкемдары булды. Ул ике төркем уенчыларына да югары бәя бирде, алга таба да шулай күңелле бәйгеләрдә катнашырга чакырды. Башлангыч сыйныф укучылары Гүзәл Димеева, Зөлфия Фазуллина тамашачыларга үзләренең дәртле биюләрен, ә Алия Хәйруллина - матур җырын бүләк иттеләр.

Реклама

Сәйдә Солтанова, пенсионер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X