САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Имән нәниләре бар яктан да оста

Балалар бакчасында белем бирүнең төп формасы - эшчәнлек.

Коры сөйләм белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Эшчәнлекләргә әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары "килү", заманча һәм информацион-коммуникатив технологияләрне куллану балаларның игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә. 
Бүген Иске Имән балалар бакчасында «Теремкәйгә сәяхәт” дип исемләнгән ачык эшчәнлек күрсәтелде. Эшчәнлек барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен төрле сорауларга, табышмакларга дөрес җавап биреп күрсәттеләр. Юл йөрү билгеләрен өйрәнеп, уеннарда актив катнаштылар. 
Анда юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе Алсу Ситдыйкова һәм район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү методисты Зөлфия Гарипова катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев