САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Имән әбиләре белән ансамбль оештырырлык

Иске Имән авылында да Өлкәннәр көнен зурлап уздырдылар.

Һава торышы бик яхшы булу сәбәпле, бәйрәм табынын кояшлы мәйданчыкта корганнар. Авыл имамы Нәзир хәзрәт вәгазе белән башланган очрашу бик күңелле дәвам итте. Авылда сәләтле, сәнгатьле халыкның яшәве яхшы таныш. Монда һәркем җырлый да, оста итеп бии дә. 97 яшьлек Фатыйма апа Гайнемова белән 102 яшен тутырган Мияссәрә апага бик теләп башкалар да кушылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев