Иске - Имән балалары туган көндә булдылар.
Бүген бит бик матур көн
Бездә шатлык булган көн.
Уйнап- көлеп, җырлап –биеп
Гөрләп үтсен туган көн!
Без уйныйбыз, уйныйбыз
Якты көннән туймыйбыз.
Туган көннәр гөрләп үтсен
Биибез дә җырлыйбыз!
Буген Иске Имән балалар бакчасында “Туган көн” бәйрәме булды.Без бергәләп төрле уеннар уйнадык, табышмакларга җаваплар эзләдек, җырладык, биедек. Бәйрәм чарасы чәй өстәле артында тәмамланды. Шундый бәйрәмнәр уздыру балаларда бер-беренә карата ихтирам, бердәмлелек тәрбияли дип уйлыйбыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз