САРМАН
  • Рус Тат
  • Исеме кайтты илгә җыр булып

    Батырлык! Ул нинди була, аны кемнәр эшләргә сәләтле? Бүген дә без япь-яшь солдатларны үлемнән саклап, үзе һәлак булган хәрби командирлар, су астына китеп, бөтен илне тетрәндергән "Булгария" теплоходында батып баручыларны коткарган капитан, яисә ут белән көрәшеп, күпләрне үлемнән алып калучы янгын сүндерүче яшьләребезнең батырлыкларын ишетеп торабыз. Димәк, батырлык бар, ул...

    Батырлык! Ул нинди була, аны кемнәр эшләргә сәләтле? Бүген дә без япь-яшь солдатларны үлемнән саклап, үзе һәлак булган хәрби командирлар, су астына китеп, бөтен илне тетрәндергән "Булгария" теплоходында батып баручыларны коткарган капитан, яисә ут белән көрәшеп, күпләрне үлемнән алып калучы янгын сүндерүче яшьләребезнең батырлыкларын ишетеп торабыз. Димәк, батырлык бар, ул кабатлана һәм аны эшләргә сәләтле кешеләр дә бар.
    Ә мин исә типсә тимер өзәрлек, таза, матур егетнең Бөек Ватан сугышында катнашып, башын палач балтасы астына салганчы яшәгән кыска гына гомерендә эшләгән батырлыгы турында сөйләргә телим. Ул - минем райондашым, күрше Иске Кәшер авылы егете, Хөснулла абый һәм Хәнифә апаның сөекле уллары, сеңлесе Оркыяның, энесе Шәфигулланың яраткан абыйлары, Зөлфирә исемле озын толымлы, кыйгач кашлы матур бер кызның сөйгән яры, герой шагыйрь Муса Җәлил белән иңгә-иң куеп көрәшкән җәлилчеләрнең берсе - Зиннәт Хәсәнов.
    Безнең бүгенге көнебез, кояшлы иртәләребез меңнәрчә каһарманнар каны белән яулап алынган. Без аларның үлемсез батырлыгы алдында баш иябез, яшәүнең кадерен белергә өйрәнәбез. Зиннәт Хәсәнов исемен дә батырлык символы итеп кабатлыйбыз. Ул канлы балталы палач каршысына елмаеп атлаган. Фашист тоткынлыгындагы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен гильотинага башларын кистерергә алып барганны күрүчеләрнең, аларның рухи ныклыгына исләре китеп: "Татарлар елмаеп үлделәр!.." - дип әйтүләре үзе генә дә күп нәрсәне аңлата түгелме? Миңа калса, үлемгә елмаеп ук бармаган тәкъдирдә дә, һәрхәлдә, безнең милләттәшләребез Газраил алдында каушап калмаганнар, үзләре инанган хак эш өчен һәлак булуны горур кабул иткәннәр, җаннарын аяуны сорап, дошманга ялвармаганнар. Алар үз һәлакәтләре бәрабәренә газиз кешеләренең, милләттәшләренең - безнең йөз аклыгыбызны саклап калганнар.
    Зиннәт Хәсәнов 1916 нчы елның 16 ноябрендә Иске Кәшер авылында туган. Авылның төньягы буйлап кыя-тау сузылган. Аны "Ябалак тау" дип йөртәләр, гыйбрәтле тау ул. Аның кыя ташларында аерым кешеләрнең язмышлары саклана. Авылның тимер беләкле, ялкын йөрәкле егетләре - батырларча һәлак булган Тимер Ганиев, Зәки Садыйков исемнәре янына тагын бер батырның исемен язып куйдылар: "Легендар шагыйрь Муса Җәлилнең фашистлар тоткынлыгындагы көрәштәше - авылыбыз егете Зиннәт Хәсәновка мәңгелек дан!".
    Мәктәптә бик тырышып укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша Зиннәт.
    Ләкин әтисен "халык дошманы", "кулак калдыгы" дип гаеплиләр, бар байлыгын тартып алалар, өеннән куып чыгаралар, һәм Зиннәткә укуын ташларга туры килә. Берара алар әтисе белән Пермьгә китеп, заводта эшләп алалар. Зиннәт шунда тимерчелек һөнәрен үзләштерә. Сагынуга түзә алмыйча, авылга кире әйләнеп кайталар. Зиннәт авылдашларын, күрше апаларын сөендерә: тишек-тошык савыт, чиләк ишеләрне ямап, өр-яңа кебек итеп ясап бирә. Әле бүгенге көндә дә авыл музеенда Зиннәт ясаган тас, чиләк, комган кебек әйберләрне һәм аның эш коралларын күрергә була. Җәйге каникуллар вакытында балта осталары тирәсендә чуалып, Зиннәт балта, пычкы, өтерге тотарга өйрәнә. Аларга ияреп өмәләргә йөри, соңыннан ишегалларында бура бурап, келәт торгыза. Бу келәтнең макеты да музей түрендә урын алган. Биредә Зиннәтнең үз куллары белән ясаган урындык, шкаф, сандык ише әйберләрен дә күрергә мөмкин.
    Истәлекләр... Алар Зиннәтнең кул җылысын әле дә саклый сыман. Мин бу музейда еш булам һәм ул экспонатларга карап уйга чумам - гүя Зиннәт әле генә төпли башлаган чиләген кырыйга алып куйган да, бер генә минутка урамга чыккандыр, менә ул кире әйләнеп керер дә, кабат шул чиләкне кулына алып, төпләргә утырыр кебек... Ә аннан соң мәктәптә үзе утырган парта янына барып, аның өстендә яткан, яраткан кызы Зөлфирә бүләк итеп биргән, чиккән сөлгегә маңгай тирен сөртер сыман... 1935 нче елда 19 яше яңа тулган Зиннәт Казанга китә. Анда химия заводы төзелешендә җир казучы булып эшли. Аннары ул Казан сәүдә техникумына укырга керә. Спорт белән мавыга, төз ату буенча инструктор була, бик матур итеп җырлый.
    Аны товар белгече итеп Киров шәһәренә эшкә җибәрәләр, ләкин озак эшли алмый, армиягә алалар. Бу 1939нчы ел була. Бераз вакыттан Зиннәтне кече командирлар әзерли торган курсларга җибәрәләр. Ул курсларны тәмамлаганда, Бөек Ватан сугышы башланган була инде. Ә октябрь башларында аны Мәскәү янына, оборона участогына җибәрәләр. Туганнарына Зиннәттән бер генә хат килә. Хатны, укый-укый, теткәләп бетерәләр, ул югала, ә сеңлесе Оркыя һәрбер сүзне яттан белә.
    Шушы хаттан соң Зиннәт югала, туганнары берни белми, сугыш беткәч тә, һаман көтәләр. Бары тик 1955нче елда гына Зиннәт турында әтисе беренче хәбәрне ишетә: радиодан Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйлиләр. Хөснулла абзый колагына улының исеме ишетелгән кебек була, һәм алар Казанга, Рафаэль Мостафинга хат язалар. Ә аннан соң Зиннәтнең Брянск тирәсендәге сугышларда күкрәге яралануы һәм әсирлеккә эләгүе билгеле була. Чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алынган фашист төрмәсеннән очып чыккан кош кебек, аның исеме илебезгә әйләнеп кайта.
    Фашист төрмәсендә Зиннәт Г.Кормаш, А.Баттал, Р.Хисаметдиновлар белән таныша. Бераздан аларга М.Җәлил дә килеп кушыла. Зиннәт Г.Кормаш төзегән яшерен оешманың ышанычлы әгъзасына әйләнә. Яшерен оешма әсирләр арасында аңлату эшләре алып бара, листовкалар тарата. Тик З.Хәсәновта шундый листовкалар барын күреп алган хыянәтче фашистларга барып сөйли, яшерен оешма кулга алына. Листовкаларны кемнән алуын әйттерү өчен, Зиннәтне аеруча нык газаплыйлар. Иптәшләре әлеге газаплардан чәчләре агарган Зиннәтне авырлык белән таныйлар, ә аңа бары 27 яшь була.
    1977нче елда Зиннәтнең туган авылында батыр якташыбызга һәйкәл ачыла, укыган мәктәбенә аның исеме бирелә, китапханәдә музее гөрләп эшләп тора. Юк, онытылмый Зиннәт - башын горур тоткан кыяфәттә, яныннан үткән туганнарын, авылдашларын сәламләп, яшәргә көч өстәп, авырлыклар килгәндә көрәшергә, бирелмәскә кирәклеген искәртеп, көч биреп озатып кала. Башкалабыз Казанда да Бөек Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Җәлил һәйкәле янында җәлилче каһарманнарның барельефлары куелды. 2005нче елның 25 нче август көнендә Татарстанның Милли музеенда җәлилчеләрне Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган "Җиңү Ордены" белән бүләкләделәр. Зиннәт Хәсәновның ордены аның энесе Шәфигулла абыйның улы - бүгенге көндә геройның туган нигезендә яшәп, мал табибы булып эшләүче Зиннәтулла Хәсәновка тапшырылды.
    Дәверләр үтәр. Зиннәт Хәсәнов образы киләчәк буыннарга да легенда булып барып җитәр. Аның исеме йөрәкләргә көчле ихтыяр, яшәү көче һәм иҗади энергия уты өстәр, җирдә матур тормыш хакына көрәшкә һәм батырлыкка чакырыр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: