САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исеме бөтен илгә яңгыраган Луиза Хәйруллинаны тапканнар

"Урланган акчаларның кайда булуы ачыклана", - дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Башкортстанның Салават шәһәрендә 20 миллион сумнан артык акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллинаны Казанда тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләгән. Ведомствоның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Җинаятьтә шикләнелүче Хәйруллина һәм аның гаиләсе Татарстан башкаласында арендага алынган фатирда булган. Аның кайда булуын Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре Башкортстан буенча ФСБ идарәсе һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары белән берлектә ачыклаган.

"Хәзер аның белән тиешле оператив-тикшерү гамәлләре башкарыла. Урланган акчаларның кайда булуы ачыклана", - дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Оператив эшләрне Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Башкортстан буенча ФСБ идарәсе хезмәткәрләре башкара. 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев