САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ирләргә бу 4 серне белергә кирәк...

Бәхетле булырга теләүче хатын-кызлар, колак салыгыз!

“Без бергә чакта мин вакыт үткәнен сизмим дә” – яраткан кешегезгә шундыйрак эчтәлекле сүзләрне ешрак әйтергә тырышыгыз. Сезгә аның белән рәхәт, уңайлы булуын яшермәгез.
Горурлык - кайвакыт бик кирәк нәрсә, ләкин әгәр сез үзегезгә кирәкле кешене тапканыгызга шикләнмисез икән, аңа тартылуыгызны яшермәгез. Бу хакта үзенә дә әйтегез. “Син – иң яхшысы!” дию килешмәс, кем беләндер чагыштыра, дип уйларга мөмкин.

Күпләр киңәш биргәнне яратмый. Шулай да ир-егетне яныгызда тотасыгыз килсә, аның киңәшенең сезгә бик файдалы икәнен әйтегез. Имеш, ул киңәш сезгә бик нык ярдәм иткән һәм сез аңа бик рәхмәтле!

“Мин синең белән үземне бәхетле тоям!” - Бу сүзләр ирләр өчен аны идеалга тиңләү белән бер. Өстәвенә, бу сүзләр бернинди бурыч куймый, берни йөкләтми. Кемнедер бәхетле итә алу – бәясез. Син бәхетле итә алган кешең яныңда чакта нигә читтә башканы эзләргә? Ул хәзер тик сезне генә уйларга тиеш!

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев