САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җирлек башлыклары халык күңеленә күпер салалар

Авыллар халкы яхшы киләчәккә өмет-хыялларын нәкъ менә үзләренең җирле хакимиятләре белән бәйлиләр

Россия Федерациясе Президентының 2012 елда чыккан Указы нигезендә 21 апрель Җирле үзидарә көне дип игълан ителде.
Җирле үзидарә – кешеләргә иң якын хакимият ул. Торак пунктларны төзекләндерү, территорияләрне тәртиптә тоту, халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, тотрыклылык – җирле үзидарә хезмәткәрләре хезмәтенең болар бер өлеше генә әле. Җирлек башлыкларының беркемгә күренеп тормаган, ләкин халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән киңкырлы эшләре күп.
Җирле үзидәрә органнарында 132 хезмәткәр исәпләнә, шуларның 85е - муниципаль хезмәттә. 173 депутат үз эшчәнлекләрен алып бара. Бүгенге көндә лаеклы ялда булган җирле үзидарә органнары ветераннары 130дан артык.
Сарман муниципаль районында 23 җирлек бар, шуларның берсе – поселок җирлеге.
16 җирлектә ир-ат башлыклар идарә итсә, 7сендә бу вазифаны хатын-кызлар башкаралар. Авыл җирлекләре башкарма комитеты секретарьләренең 2се - ир-ат, 21е - хатын-кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев