САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иреклеләр елына йомгак ясалды. Сарман районы актив эшчәнлеге өчен Мактау кәгазенә лаек булды

12 февральдә Казанда Татарстан Республикасында Иреклеләр ( Волонтер) елына йомгак ясадылар.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы "ТР Иреклеләр үсеше үзәге" Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә Республика иҗтимагый палатасы ярдәме белән Татарстан муниципалитетлары җитәкчеләрен, шулай ук яшьләрнең ирекле һәм волонтерлык хәрәкәтенә зур өлеш керткән активистларны билгеләп үтте. Чарада "Дөньяның барлык төсләре", "Доброгород", "Җиңү волонтерлары" һәм "Сәламәтлек сессиясе" кебек проектларга йомгак ясадылар һәм иң актив катнашучыларны бүләкләделәр. ТР Яшьләр эшләре министрлыгының актлар залында барган бу тантанада Сарман районыннан Петровка Завод мәктәбе “Елмаю” отряды активистлары истәлек бүләге һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Сарман районы актив эшчәнлеге өчен шулай ук Мактау кәгазенә лаек булды.

Фото:http://https://vk.com/photo-84946244_456241054

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев