САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җир кайгыртуга мохтаҗ

Күңелләргә гаҗәеп якын, мәхәббәтле ул туган йорт, туган авыл, туган җир. Һәркем өчен изге һәм кадерле. Туган якта һәрберебезнең ата-бабалары җир сөргән, иген иккән, шуннан ямь, тәм табып яшәгән. Киләчәк буыннарга да җиребезне сау, чиста итеп калдыру өчен без дә үз өлешебезне кертергә тиешбез. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас,...

Күңелләргә гаҗәеп якын, мәхәббәтле ул туган йорт, туган авыл, туган җир. Һәркем өчен изге һәм кадерле. Туган якта һәрберебезнең ата-бабалары җир сөргән, иген иккән, шуннан ямь, тәм табып яшәгән. Киләчәк буыннарга да җиребезне сау, чиста итеп калдыру өчен без дә үз өлешебезне кертергә тиешбез.
Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп аккан йөгерек чишмә буйлары, камышлы сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне, аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Табигатьне пычрату, аңа саксыз карау исә барлык иманлы кешеләрдә борчу уята.
Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында 15 апрельдә гимназиябездә экологик айлык старт алды. Ул сыерчык оялары ясау, экологик темага плакат һәм рәсем конкурслары белән башланып китте. "Экологик үзаң тәрбияләү көне" акциясе кысаларында 16 нчы апрельдә "Табигатьнең җан авазы" дип исемләнгән экологик дәрес үтте. Бу күләмле чарага мөхтәрәм кунаклар да чакырылган иде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова, мәгариф бүлеге белгече Газинур Габидуллин, "Кама аръягы" территориаль милли паркы җитәкчесе Рафис Зәйнуллин безнең дәрескә зур бәя бирделәр.
Кешеләр аңында һәм үз-үзләрен тотышында табигатькә карашны да үзгәртү зарур. Без шуны аңларга тиеш: һәр кеше табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертә ала.
3 миллиард ел эчендә безнең планетада 480 миллион төрдәге үсемлек һәм хайван юкка чыккан. Дөньяда һәр көнне бер төрле хайван, атна саен бер төрле үсемлек юкка чыга. Кешегә көненә 350 литр, ә интенсив эшләгәндә, 700-800 литр чамасы кислород кирәк. Җиңел машина 1000 чакрым юл үткәндә, кешегә бер ел буена җитәрлек кислород сарыф ителә.
Татарстан республикасында сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләрне саклау максатыннан, 1993 нче елда республиканың "Кызыл китабы" булдырылды. Аңа 32 төр имезүче хайван, 82 төр кош, 4 төр сөйрәлүче, 2 төр җир-су хайваны, 99 төр бөҗәк кертелгән.
Әйдәгез, табигатькә карата мәрхәмәтлерәк булыйк! Табигать һәм кеше - бербөтен икәнен онытмыйк!
Бүгенге көндә безнең планетабызның хәле бик четерекле. Аның киләчәге һәм бүгенгесе - безнең кулда. Гадел һәм тотрыклы җәмгыять төзү - Җирнең иминлеген тәэмин итүдәге мөһим шарт. Моны тормышка ашыру өчен, без берләшергә, үз алдыбызда торган бурычны аңлап, табигать һәм барлык тереклек дөньясы алдындагы җаваплылыкны барлык дөнья вәкилләренә дә җиткерергә бурычлы. Бу омтылышлар тормышка ашсын, дисәк, без барыбыз да җаваплылык хисе тоярга тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев