САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ипи, сыр, казылык һәм тортлардан баш тартырга тәкъдим иттеләр

Туклану, биотехнологияләр һәм азык куркынычсызлыгы федераль тикшеренүләр үзәге көнлек рационда куллануны чикләргә кирәк булган продуктлар исемлеген төзегән. Бу исемлеккә ипи, казылык, консерв, сыр, татлы йогуртлар, торт, майонез, кетчуп кертелгән, дип хәбәр итә «Известия». Әлеге продуктлар составында тоз, шикәр һәм трансмайлар күп күләмдә. Бу исемлекне Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Россия кулланучылар...

Туклану, биотехнологияләр һәм азык куркынычсызлыгы федераль тикшеренүләр үзәге көнлек рационда куллануны чикләргә кирәк булган продуктлар исемлеген төзегән.

Бу исемлеккә ипи, казылык, консерв, сыр, татлы йогуртлар, торт, майонез, кетчуп кертелгән, дип хәбәр итә «Известия».

Әлеге продуктлар составында тоз, шикәр һәм трансмайлар күп күләмдә. Бу исемлекне Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Россия кулланучылар күзәтчелегенә җибәргәннәр, галимнәр әлеге товарларны билге куеп сатуга чыгарырга тәкъдим иткәннәр. Бу очракта «светофор» маркировкасы кулланырга мөмкиннәр. Товарның составында тоз, шикәр һәм трансмайлар күп булуын этикеткада кызыл төс белән күрсәтәчәкләр.
Шулай ук белгечләр составында шикәр күп булган ризыкларны атады: болар - татлы камыр ризыклары, торт һәм пирожныйлар, конфет, татлы сөт продуктлары һәм эремчекле ашамлыклар, татлы алкогольсез эчемлекләр, нектар һәм сок кушылган эчемлекләр. Артык майлы ризыклар исемлегенә казылык, кондитер ризыклары, май продуктлары һәм соуслар керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев