Йортны кырмыска оя корган җиргә салыгыз, дип киңәш итә Хәлиуллиннарга әтиләре
Яратып яшәү гаиләне көчле итә.
“Тормышка чыгу, бүтән берәү белән тормышыңны бәйләү — йөрәк эше ул, ә йөрәккә кушып булмый, ул үзе аны теләргә тиеш”, — дип язган күренекле прозаик Әмирхан Еники. Аның фикеренчә, өйләнешү — ике кешенең язмышын бергә төенләп бәйләү, дигән сүз. Ә бу төен торган саен ныграк тартыла һәм чияләнә бара. Теш белән дә чишеп булмый башлый аны.
Александровка авылында яшәүче Марат һәм Люция Хәлиуллиннарның да танышу, өйләнешү мизгелләре бик тә үзенчәлекле һәм истәлекле. Чирек гасырдан артык вакыт парлы гомер эчендә төеннәр шул дәрәҗәдә нык төйнәлгән ки, аларны чишеп тә, сүтеп тә, өзеп тә булмыйдыр. Шәҗәрәләр Фестивалендә лаеклы чыгыш ясаган гаилә турында газета битләрендә язарга ниятләгәч, алар хакында авылдашларыннан да сораштырдым. Сәхнәгә чыгу — бер хәл, ә чынбарлыкта нинди соң алар? “Тормышларын, яшәү рәвешләрен, тырышлыкларын үз күзләрең белән күрмичә, кулыңа каләм дә алма, апаем”, — диде Татар Карамалысында яшәүче кодачабыз Роза апа. Шул максаттан, юлга кузгалдым.
Авылның матур табигатьле, киң болынлы гүзәл урынында калыккан йортның ишегалдына атлап керүгә, аллы-гөлле чәчәкләр, бизәкләнеп салынган күперчек, кулдан челтәрләп ясалган утыргыч, атынгыч каршы алды. Зәвыклы гөл стеллажлары, җәйге терраса, веранда да ихатага үзгә бер ямь биреп торалар.
Монда ялан иде. Без йорт салырга уйлагач, Маратның әтисенең әйткән сүзләрен хәтерлим. “Мин анда барып, таш салып карыйм әле, балалар. Әгәр астына кырмыска оя корса, димәк, өй салырга була”, — диде. Шулай итеп, өч ел эчендә без йорт күтәрдек. 70 кешелек өй туе үткәрдек, аннан минем 30 яшьне бәйрәм иттек. Быел алтын юбилеемны каршы алам. Шушында 20 ел гомер сизелми дә узып киткән, — диде ягымлы хуҗабикә.
Люция Гатуф кызы Актаныш районы Түке авылында туып-үскән. Гаиләдәге биш баланың өчесе бүгенге көндә исән-саулар. Кызганыч, олы апасы бик яшьли вафат булган. Аның 9 айлык баласы ятим калган һәм карынында да сабые булган. Бер абыйсы фаҗигале үлем белән мәңгелеккә китеп барган. Әти-әнисенә, шулай итеп, бала хәсрәте дә күрергә туры килгән. Хәзер алар үзләре дә гүр иясе инде. Ә төп йортта бүгенге көндә бер абыйсы гомер итә. Үзенең Сарман районы Александровка авылына килен булып төшүенә ул чакта Петровкада яшәгән апасы сәбәпче булган. Анысы соңрак кире Актанышка күченгән — район үзәгендә яши.
Язмыш микән, әллә ризык йөртә адәм баласын, Люция белән Марат очраклы танышалар. Ул көнне кыз, Чаллыга барырга дип, Петровка авылы чатындагы тукталышка чыга. Аны апасы озата килә. Шулчакны яннарына Сарман ягыннан килүче җиңел машина килеп туктый. “Кызлар, берегезгә генә урын бар. Кайсыгыз элдерек?” — дип шаярта җор телле машина йөртүче. Люция, тәвәккәлләп, өч егет янына дүртенче булып утырып китә.
Ул елны Чаллы-Сарман юлын ремонтлыйлар иде, шуңа Петровка — Ләке — Шыгай аша йөрергә туры килде. Бу көнне дә Казанга шуннан киттек. Машина салоны тулы сумкалар, студент ризыклары, капчыгы белән бәрәңге иде. Шулай да бер кешелек урын таптык. Юл буе алдагы көзгедән кызны күзәтеп бардым. Шунда ук: “Бу кыз минеке булачак”, дигән уй йөгереп узды баштан. Бер күрүдә гашыйк итте ул мине, әмма бераз “качышлы” уйнарга туры килде инде, — дип искә ала гаилә башлыгы танышу мизгелләрен.
Егет тә ишле гаиләдә — өч кыздан соң көтеп алынган төпчек малай булып туа. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, бертуганнарның барысы да исән-саулар, аралашып, бер-берсенә терәк булып яшиләр. Кызның йөрәген яулаганда да, апалары белән җизниләре ярдәмгә килә. Танышканда, егет кызның исемен һәм бүлмә номерын гына белә. Анысын да — кызны тулай торакка чаклы кертеп куйган аркасында гына. Бер айдан соң, сессиясен төгәлләп кайтканда, егет таныш кызы янына кагыла. Тулай торак бүлмәсе ишеген Люция ача, шулай да сер бирми, егетне танымаганга сабыша. Икенче көнне егет кызны Петровкага апаларына алып кайта. Ә кич белән кунакка килә. Әлбәттә, егетне чәйгә чакыралар. Озата чыкканда, ул киләчәккә уй-ниятләрен әйтә һәм кыскача тормышын сөйли.
Бу вакытта Марат өйләнгән, әмма ялгыз калган була. Гаилә корып, өч ай узгач, тормыш иптәше белән алар юл һәлакәтенә эләгәләр, шунда хатыны һәлак була. “Миңа тормыш итәргә кирәк, вакыт әрәм итеп йөрмим”, — ди булачак ир, сорауны конкрет куеп, һәм кызга икенче көнне апасының туган көненә бергәләп барырга тәкъдим итә.
Люция белән әзрәк “көрәшергә” туры килде, тиз генә “кармакка эләкмәде” әле ул. Чаллыдан — авылына, Актаныштан кире тулай торакка эзләп кайттым, — ди Марат.
Үзе бер кыйсса була ул. Нәкъ кинодагыча. Үҗәт, сүзендә нык торган егет барыбер үз дигәненә ирешә.
Шул очрак булмаса, бәлки, икенче юнәлеш алыр иде тормыш юлы. “Минем арттан тагын кем йөрер әле шулай? Бу бит — минем язмышым”, дидем. Шуннан ныклап торып аралашып киттек, авылга кунакка кайткалый башладым, уртак дуслар барлыкка килде. Үзара матур итеп бәйрәмнәр оештырабыз, җырлашабыз, биибез. Яшьлекнең бик күңелле чорлары иде бу. Авылда да шулай рәхәт итеп яшәргә мөмкин икән, дигән уй миңа кияүгә чыгарга ныклы карар кабул итәргә ярдәм итте. Озакка сузмый, без өйләнештек. Аллаһка шөкер, бервакытта да үкенгәнем булмады. Марат миңа дөнья күрсәтте. Без бергә ял итәргә йөрибез, чит илләргә сәяхәткә барабыз. Быел юбилеема да юллама бүләк итте, — диде Люция.
Матур, үрнәк гомер итәләр Хәлиуллиннар. Ирне ир иткән дә, хур иткән дә — хатын-кыз, диләр. Бу яктан да уңа гаилә башлыгы. Тормыш иптәшенең сабырлыгы, акыллы киңәшләре, һәрвакыт янәшәсендә терәк булуы аркасында, ул зур эшләр башкара, хыялларын чынга ашырып яши. “Кечкенәдән укырга яраттым. Әти дә еш кына: “Улым, укы, укыган кеше югалмый. Бер эштән дә курыкма! Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр”, - дип әйтә иде. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, мине хөрмәт итәләр, туганнарыбыз, дусларыбыз, хезмәттәшләрем арасында да абруем зур, дип беләм. Ә өйдә ышанычлы тылым, терәгем — Люциям булу — үзе зур бәхет”, - ди Марат. Тынгысыз булып туган, шул рәвешле тырыш гомер итә ул. Ике уллары да әтиләре үрнәгендә хезмәт белән чыныгып үскәннәр. “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясе буенча WorldSkils һөнәри осталык чемпионаты җиңүчесе Булат та, чемпионатның республика турында җиңү яулаган алтын куллы Салават та ныклы хезмәт тәрбиясе алганнар. Теләсә нинди техниканы иярләргә, сүтеп-җыярга сәләтле алар. Булат өйләнгән. Әниләре улларын еш мактап телгә алды.
Аллаһка шөкер, улларыбыз кечкенәдән эшләп үстеләр. Аларның чемпионатта җиңүләре дә юктан булмады. Әтиләре янында йөреп, кул эшләренә, техниканы ныклап өйрәнүләре дә зур булышлык итте. Нәрсәгә тотынсалар, шуны булдыралар. Кирәк икән, агач, тимер эшен дә башкаралар, электрын да сузалар. Бүгенге көндә дә нәсел шөгыльләрен дәвам итәләр улларыбыз. Алар — безнең горурлыгыбыз, киләчәктә дә ныклы терәк булырлар, дип ышанабыз. Без катнашкан бәйге дә буыннар арасындагы бәйләнешкә, гореф-гадәтләр сакланышына юнәлдерелгән иде. Безгә әти-әниләр ныклы тәрбия бирсә, без улларыбызга рухи кыйммәтләрне тапшырырга тырышабыз, - диде әниләре.
Хуҗалыктагы барлык эшләрне күмәкләшеп башкаралар алар. 50 башка якын ат, дистәләгән тавык-чебеш, үрдәк-казны бер генә кеше карап бетерерлек түгел шул. Аларга ризык, печән әзерләү дә олы хезмәт таләп итә. Гаиләнең ничек эшли, шулай яши икәнлеге, чыннан да, күренеп тора. Бөтен җирләре төзек, җитеш, уңайлы, матур. Бу шәҗәрәләр бәйгесендә чыгыш ясаганда да ачык чагылды. Табыннар муллыгы, төрлелеге, нәселдән килгән һөнәрчелек — барысы да Хәлиуллиннарның бердәм, тырыш, эшчән булулары хакында сөйли иде.
Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диюләре гаилә башлыгына аеруча туры килә. Екатеринбургта укып кайтып, хезмәт юлын янгын частендә башлый ул. Берничә елдан аннан китәргә карар кыла. Ярты еллап авылда мәдәният йорты директоры вазифаларын үти. Уен коралларында уйный белгән, оештыру сәләтенә ия егеткә бу эшне алып бару әллә ни авыр булмый. Туйлар, юбилейларда да сәләтен күрсәтә. Җырлар да язгалый ул. Түбә ябып, йортлар күтәреп, фермалар төзекләндереп, төзүчеләр бригадасы белән йөри бер вакыт. Турысын әйткән туганына ярамаган, дигәннәр борынгылар. Күзең чәчрәп чыкса да, турысын бәреп әйтә торган булганы аркасында, аңа тормышта кыенлыклар белән дә очрашырга туры килгәли. “Ир кешене дөнья бөгеп сыный. Сынсаң — чүплеккә ата, сынмасаң — кеше буласың”, — дигән күренекле әдип Туфан Миңнуллин. Сынмый да, сыгылмый да Марат Гаяз улы. Төнен йокламый, эшен эшли, максатына ирешә. Гаделлек ярата ул, башлаган эшне җиренә җиткереп башкара, булсынга тырыша.

Без Люция белән танышканда, мин “шабашник” идем. Әмма югары белемле... Ул да этәргеч биргәндер, мөгаен, үзем дә үҗәт булганмын, бүгенге көндә тормышымнан канәгать. Тырышлыгым бушка китмәде, — диде Марат Гаяз улы.
Кирәк икән, тракторына, машинасына утырып чапкан, эретеп ябыштырган, балта остасы да, калайчы да булган ир, читтән торып, Казан авыл хуҗалыгы институты да тәмамлый. Аннан шул өлкәгә кереп китә. 2006 елдан “Җәлил” агрофирмасында баш механик булып эшли, бүлекчә җитәкли, соңрак баш инженер вазифасын башкара. Шулай итеп, анда 11 ел хезмәт куя. Агрофирмаларның оешкан заманнары була бу. Һәр яңа техниканы үзе алып кайта ул. Беренче чәчкечтән башлап, барлык төр техника аның кулы аша үтә. Механизаторларны югары технологияләр белән кулланырга да өйрәтә үзе. Ул чорларда агрофирмага 17 ферма карый. Аның 11е сөтчелек юнәлешендә эшли. Иртәнге дүрттә юл булмаса да, техника кабынмаса да, белгечтән сорыйлар. Бүгенге көндә хезмәте тагы да җаваплырак аның. Ул Җәлилдә “Агросервис”та участок начальнигы булып эшли. Аның карамагына Сарман, Азнакай, Минзәлә, Зәй районнары хуҗалыклары тапшырылган. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Берничә чакырылыш җирлек депутаты булып сайлана.
Билгеле, мондый тырыш, эшчән, нәсел шөгылен саклап яшәүче гаиләнең республикада да танылуы гаҗәп түгел.
Моңа кадәр дә шәҗәрә бәйгеләрендә катнашкан бар иде. Кечкенә улыбызга ярдәм итеп, әти-әниләр исән чакта ук нәсел җепләрен барлаган идек. Фестивальдә катнашырга тәкъдим иткәч тә, авырыксынмадык. Безгә туганнарыбыз, кода-кодагыйлар да ярдәм иттеләр, — диде гомерен яраткан хезмәтенә — яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Гатуф кызы.
Тырыш хезмәте югары бәяләнеп, күпсанлы Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия була ул, “Гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, телне саклауга һәм үстерүгә керткәне өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Кул эшләренә дә оста педагог технология дәресләрен дә алып бара. Укучыларын чигәргә, бәйләргә, аш-суга өйрәтә.
“Хатын-кызда — сул канат, ир-атта — уң канат. Алар, бер-берсенә тартылса гына, хыял күкләренә менә”, дигәннәр. Бу сүзләр Хәлиуллиннарга да бик килешеп тора. Аларның берсе — ут-ялкын, икенчесе — тыныч дулкын. Бер-берсен тулыландырып яшиләр. Тормышка ашырасы уй-хыяллары, ирешәсе максатлары әле алда да җитәрлек аларның. Күзләре очкын чәчә, тормышны сөюләре һәр эш-гамәлләрендә чагыла, зур хезмәтләрен дә җиңел итеп башкаралар кебек тоела. Бер-берсенә җылы мөнәсәбәт, аңлашып, яратып яшәүләре гаиләне киләчәктә тагын да көчлерәк итсен — мәхәббәттә, хезмәттә.
Альбина Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев