САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Интернет көне уңаеннан Илексазда кызыклы дәрес үтте

30 нчы сентябрь - Интернет көне. Шушы уңайдан Илексаз мәктәбендә Интернет челтәре куркынычсызлыгы дәресе үтте. Анда информатика укытучысы Садиков Равил Хамит улы 5-9 нчы сыйныф укучыларын интернет челтәре белән таныштырды, анда уңай һәм тискәре якларын сөйләде. Исеменнән үк күренгәнчә, мондый дәресләрнең төп максаты - балаларга интернет аша янаган куркыныч турында...

30 нчы сентябрь - Интернет көне. Шушы уңайдан Илексаз мәктәбендә Интернет челтәре куркынычсызлыгы дәресе үтте. Анда информатика укытучысы Садиков Равил Хамит улы 5-9 нчы сыйныф укучыларын интернет челтәре белән таныштырды, анда уңай һәм тискәре якларын сөйләде.
Исеменнән үк күренгәнчә, мондый дәресләрнең төп максаты - балаларга интернет аша янаган куркыныч турында аңлату. Дөрестән дә, бүген интернетсыз тормышны күз алдына китерү дә кыен. Алга киткән технологияләр заманында яшибез. Өлкәннәр генә түгел , бала-чаганы да компьютер каршыннан аерып алып булмый. Әмма интернетны үстерү генә түгел, аны куркынычсыз итү дә бүгенге көндә бик актуаль. Бу бигрәк тә мәктәп укучыларына кагыла Равил Хамитович әзерләгән бердәм дәреснең төп темасы да "Интернет - мөмкинлекме әллә куркынычмы" дип аталды. Укучылар интернет аша үтеп кергән куркыныч, аларның ничек таралуы, әлеге куркынычка каршы көрәшү ысуллары белән таныштылар. Бу башлыча, шәхси мәгълүматларны саклау, интернет мошенниклыклыкның киң таралган төрләре,шулай ук автор текстларының, музыкаль һәм кино продукциясенең законсыз күчермәләрен ясауны да үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев