САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җинаятенә күрә – җәзасы

Район прокуратурасы ике кешегә карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

Суд беренчесен чит мөлкәтне һәм законсыз рәвештә кеше йортына кереп, аның милкен урлауда гаепле дип тапты. Икенчесе дә законсыз рәвештә кеше йортына кереп, аның әйберләрен урлауда гаепле дип табылды.
Ачыкланганча, югарыда телгә алган кешеләрнең берсе Җәлил поселогында кибет янында уң йодрыгы белән икенче бер кешенең башына суга, соңыннан аның фатир ачкычын һәм 4 мең сумнан артык акчасын ала. Моннан тыш, шул ук көнне югарыда телгә алынган иптәше белән алдан сөйләшеп, урланган ачкычны кулланып, законсыз рәвештә бергәләп зыян күрүченең фатирына керәләр һәм 70 мең сумнан артык акчасын һәм телевизорын урлыйлар. Суд аларның беренчесен өч елга ирегеннән мәхрүм итү һәм җәзаны аерым режимдагы колониядә үтү турында карар чыгарды. Ә икенчесе 2,6 ел гомерен каты режимдагы төзәтү колониясендә үткәрергә тиеш булачак. 
Руслан Нургалиев, район прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев