САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илнар хәрби контракт белән хезмәт итә

Илебез чиген сакларга беренчеләр сафында киткән ватанпәрвәрларыбыз арасында Илнар Гыйльфанов та бар.

Ул хәрби килешү төзеп, үзе теләп хезмәткә китте. Элемтәгә чыгып, хәбәрләшеп торган якташыбызның рух ныклыгы, кыюлыгы, тыныч киләчәккә ышанычы сокландыра.
- Мөмкинлек чыккан саен хәбәрләшеп торабыз, улыбыз шалтырата, безнең хәлләрне белешә. Без аның белән чиксез горурланабыз һәм исән-сау кайтуын көтәбез, - диде әнисе Альмира ханым.
Гыйльфанов Илнар Илдар улы 1996 елның 28 сентябрендә Азнакай районының Әлки авылында туган. Гаиләдә баш бала буларак, ике сеңлесенә яраткан абый, аларның яклаучысы булып үсә ул. Илнар 9 сыйныфны тәмамлагач, алар гаиләсе Җәлил поселогына күченә. Егет Сарман аграр көллиятенә укырга керә. 2014 елда кулына авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты белгечлеге алган егет шул елның декабрендә Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә армия сафларына алына. Бер ел Мәскәү өлкәсе Калининец шәһәр тибындагы поселокта үзйөрешле кораллар исәпләү мастеры, механик-йөртүче булып хезмәт итә. Илнарны хәрби дуслары гадилеге, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, тәвәккәл булганы өчен хөрмәт итәләр. Исән-имин йөреп кайткач, егет “Татнефть” идарәсенең Азнакай бүлекчәсенә эшкә урнаша һәм 5 ел дәвамында бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. Монда да сынатмый ул. Тырышлыгы, максатчанлыгы белән аерылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев