САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Илһам чишмәсе»нең җиңүчеләре ачыкланды

Кичә район мәдәният йортында мәшһүр якташыбыз — халкыбызның моң иясе, РСФСРның халык артисты, бик күп дәрәҗәле исемнәр иясе Илһам ага Шакиров исемендәге «Илһам чишмәсе» IV төбәкара җыр бәйгесенең гала-концерты үткәрелде.

Аны гамәлгә «МЭГИ» җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый оешмасы, Сарман муниципаль районы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы куйдылар.
Быелгы бәйгедә катнашучылар саны тагы да арткан. Оештыручыларның әйтүенчә, узган ел 150 кешедән гариза кергән булса, быел аларның саны 250 гә җиткән. Катнашучыларның бик азы гына финалга үткән.
Бәйге эшендә халкыбызның моңлы сандугачлары Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, виртуоз баянчылар Әбүзәр Фәйзуллин, Азат Хәлимов, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Миләүшә Гамирова, режиссер Алмаз Нургалиев, җырчылар Рөстәм Насыйбуллин, Азат һәм Алинә Кәримовлар катнаштылар.
Быелгы бәйгенең яңалыгы да бар.

— Быелдан башлап бәйгенең финал өлешенә дәрәҗәле кунак — хөкемдар чакырыла башлаячак, — диделәр алып баручылар.

Быел ул — танылган татар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Идрис Газиев.

Әлеге дәрәҗәле бәйгедә районыбызның ике яшь башкаручысы — Айнур Сөләйманов һәм Азалия Мәгъсүмова II урынга лаек булдылар. Ә гран-прига Алабуга егете — унбиш яшьлек Ильяс Сәлахов лаек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев