Илфак Шиһаповның кызы: “Бу китап белән әти яңадан туган кебек булды”

Зәринәнең кулында – “Кеше эзлим” дигән китап. Үзе елмая, үзе ашыга-ашына нидер сөйли – дулкынлануы йөзенә чыккан. “Бу китап белән әти яңадан туган кебек булды”, – ди. Төс-кыяфәте, холкы, хәтта сөйләү манеры белән дә әтисенә тартым кыздан мондый сүзләр ишетү әллә нишләтә икән. Син ушыңны җыярга да өлгермисең, ул инде сине Илфак Шиһапов дулкынына ялгап өлгергән була.

Гап-гади бер истәлек, бер мизгел һәм синең күз алдында вакыйгалар җанлана

Өй җыештырганда әле дә әтине искә алам, дисең…

– “Бер урында утырып торып та, ардым” дип әйтә алуы гына да ни тора бит аның… Бер көнне шулай фатир җыештырырга керештек. Аш бүлмәсе, коридор, фәлән бүлмәләрне мин җыям, әти үз биләмәсен тәртипкә китерә. Биләмә дигәне – эш урыны инде аның: өстәле, компьютеры һәм бөтен дөньяны тутырган кәгазьләр, папкалар, төпләмәләр. Өч сәгатьләп вакыт үткәннән соң, мин үз өлешемне җыештырып бетерәм һәм әтине чәй эчәргә чакырырга киләм. Ә анда һәрвакыт бер күренеш: әти урындыкка яисә идәнгә утырган, кулында нинди дә булса кәгазьләр. Аптырап: “Нишләп монда бернәрсә дә үзгәрмәгән, әти, өч сәгать дәвамында син нишләдең соң”, – дип сорыйм. Ул башын күтәрә дә, монда өч ел буе эзләгән документ табылды, дип җавап бирә. Ахыр чиктә, бөтен әйбер тәртиптә,  кирәк әйберне табып була, дип йомгак ясый. Мин үз дигәнемдә нык торам: “Болай булмый, әти, җыештырырга кирәк. Әйдә, мин сиңа ярдәм итәм”, – дим. Бергә җыештыра башлыйбыз. Бу инде шул кәгазьләрне бер урыннан икенчесенә күчерүгә кайтып кала. Әти үзен Плюшкин дип йөртә иде. Чөнки бөтен әйберне җыя, аның бер документын, бер генә кәгазен дә ташларга ярамый. Мин исә һич югы чекларны ташларга ярыйдыр дип, аларны аера башлыйм. Берзаман әти, сбербанкның бәләкәй генә талоны ята иде шушында, күрмәдеңме, дип сорап куя. Мин ташларга дигән кәгазьләр арасыннан табып алам, аңа сузам. Ташларга җыенган идеңмени, ди әти, чын күңеленнән гаҗәпләнеп. Аның артында фәлән фәләнечның телефон номеры язылган бит, юк, синең белән булмый, миңа ярдәм кирәкми дип, мине куып җибәрә.Ахыр чиктә бар да тәртип дип, аш бүлмәсенә чыга. Әлбәттә инде, эш өстәлендә берни дә үзгәрми. Чәй эчкәндә, арытты, дим. Ул да, әйе шул, җиңел эш түгел ул, җыештыру, ди.  Ничек искә алмыйсың да, ничек елмаймыйсың инде моңа…

– Әтиеңнән алган иң зур тормыш сабагы нинди булды?

– Бүгенге көн белән яшәргә өйрәтте. Иртәгә нәрсә буласын ул да белмәгән, без дә белмибез. Шуңа күрә кешене рәнҗетмәскә, үпкәләтмәскә тырышырга кирәк. Әти шулай иртә китәсен белгән булса, күп нәрсәне башкача эшләгән булыр иде дип уйлыйм.

– Газета укучылар Илфак Шиһаповның тормыш кыйпылчыклары белән танышты. Алар арасында үзебезчә, татарча ярату дигәне дә бар иде. Анда сүз исән кешенең кадерен белмәү, ул дөньядан киткәч кенә ярата башлау турында бара. Без, чыннан да, шундый халыкмы? Әтине хәзер генә искә ала башладылар дип үпкәләмисеңме?

– Әти фикере генә түгел ул, гомер-гомергә шулай булган. Гомумән, адәм баласы югалткач кына, елый, үкенә, сагына башлый. Мөгаен, якын кешең яныңда булгач, аңа күнегәсеңдер. Беркайчан да китмәс кебек тоела башлыйдыр. Ул кеше бер көнне синең тормышыңнан юкка чыга. Шуннан соң гына аның нинди кадерле, нинди якын булганын бөтен күзәнәгең белән аңлый башлыйсың. Әтинең дусларына,  аның тирәсендәге кешеләргә – берсенә дә үпкәм юк. Барысын да белә, аралаша идем. Берсе турында да, ул әтигә ярдәм итмәде, дип әйтә алмыйм.

–  Вакыт дәвалыймы?

– Безгә әле бик авыр. Вакыт дәвалый дип әйтә алмыйм. Ике ел үтте, минем өчен бу бик аз. Аны уйламаган, искә алмаган көн юк. Искә төшкән саен елыйбыз. Безгә авыр, чөнки әтине кинәт югалттык. Әйтәләр бит, якын кешең авырып ятса, син аның җибәрергә әзерләнеп бетәсең дип. Безнең андый мөмкинлек булмады. Шулай да, вакыт мине үзгәртте, ныгытты, башкача фикерләргә өйрәтте. Мин хәзер күп нәрсәгә башкача  карыйм. Бәлкем әле вакыт дәвалый дип әйтерлек вакытка килеп җитмәгәнбездер без…

– Әтиеңнең беренче китабы дөнья күрде. Аны ничек кабул иттең?

– Без бу китапны бик көтеп алдык. Китап чыгаруны үз өстенә алган, берәмтекләп туплаган, барлаган Гөлнара Сабирова, китап чыкты, дип шалтыратып әйткәч,  шатлыктан күзгә яшьләр килде. Үземне кулга алып нәшрияткә йөгердем. Кулыма шул китапны тоттыргач, әти белән күрешкәндәй булдым. Анда бар булган әсәрләре – шигырьләре, уйланулары тупланган. Барысын да яңадан укып чыктым да, озак кына китапны кочаклап утырдым. Әти, янында Гөлнара кебек дусты булуы белән бәхетле булган икән. Һәрберебезгә дә якын дуслары булуын телим.

ФОТОЛАР ҺӘМ ЧЫГАНАК:https://vatantat.ru/2019/09/ilfak-shiһapovnyң-kyzy-bu-kitap-belәn-әti-yaңadan-tugan-kebek-buldy/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте