САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексазлылар ярминкә белән генә чикләнмәделәр

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Инвалидлар декадасы уңаеннан ярминкә оештырылды.

Бу чара алдан ук планлаштырылган иде, шунлыктан 1-9 сыйныф укучылары барысы да актив булдылар. Сатучы урынында – укучылар үзләре. Аларга ярдәмгә мәктәп завхозы Галиева Ф.Ә., пешекче Мәҗитова Р.Ә. һәм укытучылар килде. Балалар якты чырай, тәмле тел белән товарларын мактадылар. Өстәл тәмледән-тәмле тортлар, пироглар, печеньеларның төрледән-төрлесе, кабартмалар, сөте, салаты, бутерброд, гамбургерлардан сыгылып торды. Ярминкәдә алынмыйча калган бер товар да калмады. Барлыгы 2054 сум акча җыелып, 4 кешегә бүләк алу оештырылды. Мәктәп коллективы волонтерлар белән берлектә Игәнәбаш авылындагы Сабитова Гөлнур апаның, Морбаш авылындагы Таҗетдинова Мөбәширә һәм Хәйруллина Нәсиха апаларның хәлләрен белеп кайттылар, яңа пешкән бәрәңге тәкәсе  белән сыйладылар, күчтәнәчләр алып килделәр.
 Изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын, беркемгә дә алар язмышында калырга язмасын!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X