САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илексазда Искечә Яңа елны каршыладылар

Кичә кич белән авыл халкы һәм кунаклар Иске Яңа елны каршыларга урамдагы үзәк чыршы янына җыелдылар. Бәйрәмгә килүчеләрнең күп булуын искә алып, алдан ук кибет яныннан мәчеткә кадәр арада транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылды, махсус юл билгеләре куелды. Кунаклар - күрше Морбаш авылы талантлары - җигүле атларда Кыш Бабай һәм Кар...

Кичә кич белән авыл халкы һәм кунаклар Иске Яңа елны каршыларга урамдагы үзәк чыршы янына җыелдылар. Бәйрәмгә килүчеләрнең күп булуын искә алып, алдан ук кибет яныннан мәчеткә кадәр арада транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылды, махсус юл билгеләре куелды.

Кунаклар - күрше Морбаш авылы талантлары - җигүле атларда Кыш Бабай һәм Кар кызы, кыңгырау моңы, баян тавышлары астында чыршы янына килделәр.

Бәйрәм халкыбызның милли гореф-гадәтләрен яңарту һәм баету юнәлешендә барды. Морбашлыларның Рәфәт Абдуллин, Дилә һәм Динә Кыямовалар, Алия Шиһапова, Алсу Латыйпова башкаруындагы моңлы җырларын илексазлылар милли биюләр белән алыштырдылар. Чыршы янында "Каз өмәсе" күренеше күрсәтелде, авыл киленнәре киләсе 2016 ел бәрәкәтле булсын дип, каз каурыйлары чәчтеләр. Бәйрәм биюләр, төрле уеннар белән чиратлаштырылып, алып барылды. Бербер артлы һавага очкан төрле төстәге салют утлары бәйрәмне тагын да бизәде. Халыкта "Яңа елны ничек каршылыйсың, ел шулай үтә" дигән гыйбарә бар. Амин, берүк, Илексаз җирлеге халкы Яңа һәм Иске Яңа елларны матур итеп каршылады, кич буе котырган кар-буран да аларны куркытмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев