САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексазда "Тормышларыбызны саклап калыйк" акциясе узды

Илексаз авылында Сарман районы ЮХИДИ бүлекчәсе яклавы астында "Тормышларыбызны саклап калыйк"дип аталган акция узды. Ул рейд формасында үткәрелде. Чарада Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, Сарман районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Дамир Йосыпов, Илексаз авылы төп гомумбелем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Азия...

Илексаз авылында Сарман районы ЮХИДИ бүлекчәсе яклавы астында "Тормышларыбызны саклап калыйк"дип аталган акция узды. Ул рейд формасында үткәрелде. Чарада Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, Сарман районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Дамир Йосыпов, Илексаз авылы төп гомумбелем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Азия Хисаметдинова һәм шул мәктәпнең 3-5 сыйныф укучылары катнашты. Акция барышында Яшь юл хәрәкәте инспекторлары, өлкән коллегалары ярдәмендә, автомобиль йөртүчеләрне туктатып, аларны районда юл һәлакәтләре статистикасы белән таныштырдылар, үзләренең теләкләре язылган хатлар тараттылар, юл кагыйдәләрен үтәүләрен сорадылар. Автомобиль йөртүчеләр шулай ук балаларга үз теләкләрен белдерделәр.

Тулырак мәгълүматны газетабызның 29 ноябрь санында укый аласыз.

Шулай ук укыгыз:

Сарманда юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне узды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев