САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илексазда "Сезнең бөек батырлыкны тарих саклый" дигән китап чыкты

Без бүген кулыбызга китап алдык! Зур сөенеч белән, горурланып, "АЛДЫК" диябез. Чөнки әлеге китапта авылдашларыбыз тормышының бер кечерәк өлеше тәкъдим ителә. Туган төбәгебез тормышының зур тарихы әнә шундый өзекләрдән, кисәкләрдән җыела да бит инде. Бу китап фронтовикларыбызга - икенче Бөтендөнья сугышында катнашучыларга багышлана. Сугышның иң авыр еллары аларны үз башыннан...

Без бүген кулыбызга китап алдык! Зур сөенеч белән, горурланып, "АЛДЫК" диябез. Чөнки әлеге китапта авылдашларыбыз тормышының бер кечерәк өлеше тәкъдим ителә. Туган төбәгебез тормышының зур тарихы әнә шундый өзекләрдән, кисәкләрдән җыела да бит инде. Бу китап фронтовикларыбызга - икенче Бөтендөнья сугышында катнашучыларга багышлана. Сугышның иң авыр еллары аларны үз башыннан кичергән кешеләрнең җанында тирән яра калдырды, безнең буынның хәтеренә дә мәңгегә уелып калды. Бу китапны укыганда бабайларның фоторәсемнәренә игътибар белән карап, үзләренең каны бәрабәренә илне һәлакәттән саклап калуларын күзалдына китерәсең. Җиңү хакына җаннарын кызганмаган якташларыбыз, яу кырларында ятып калучылар, канлы сугышларда хәбәрсез югалучылар, әсирлектә коточкыч авыр шартларда һәлак булучылар, алган җәрәхәтләреннән госпитальләрдә җан бирүчеләр, барысы, барысы хакында да әлеге китапта бәян ителә.

2016 елның 2 апреленнән "Тамырлар" фонды белгечләре белән Туган як, туган авыл тарихын өйрәнү эшләрен авылыбызның хөрмәтле кешесе Илсур Фәрхетдинов башлап җибәргән иде. Аңа бу зур эше өчен барлык авылдашлар исеменнән рәхмәт әйтәсе килә.

"Булган мәгълүматларны бер генә китапка да туплап була. Ләкин, ул очракта күп вакыйгалар кермичә төшеп калыр, буталчык булыр иде. "Тамырлар" фонды белгечләре белән киңәшеп, авыл тарихын берничә өлешкә бүлеп чыгарырга карар иттек. Сугыш фаҗигасе, сугыш еллары тирән эз калдырып сугыш трагедиясе hәр гаиләгә кагылган. Шуңа күрә, аерым китап итеп, иң беренче чиратта авылыбыздан икенче Бөтендөнья сугышында катнашучыларга багышладык. Архивлардан мәгълүматлар алып, китапка материаллар тупланып бетте дигәндә, Игәнәбаш авылыннан сугышта катнашкан фронтовикларның читтә мәхрүм булып калуларына игътибар иттек. Ә бит Игәнәбашлар - Илексаздан 1923-1924 нче елларда күченгән гаиләләр. Тугандаш халыклар, нәсел җепләре ике авыл арасында тулысынча бәйләнгән. Сугыш башлангач, аларда илне сакларга киткәннәр. Шуңа күрә Игәнәбаш фронтовикларын да безнең китапка кертергә булдык. Бик күп архив материалларын, фотоларны, документлар җыелып, беренче китапка тупланды", - дип җиткерде авылдашыбыз Илсур Фәрхетдинов.

"Бабаларыбызның дан-шөһрәте дә, орден-медальләре дә юк", дип - кимсенмәскә. Алар бит башка солдатлар, туганнары-гаиләләре янына исән кайтсын өчен, үз тормышларын биргәннәр. Бу сугыш үз тормышыбызның да бер өлеше икәнен белеп торырга кирәк. Шушы фикерне килер буыннарыбызга да җиткерү, үткәндәге фаҗигале вакыйгалар турында сөйләп бирү - Илексазда чыккан "Сезнең бөек батырлыкны тарих саклый" китабының төп фикере.

Бу китап һәрберебез өчен дә үткәнне киләчәк белән тоташтыручы үзенчәлекле вакыт күпере булсын иде.

Гөләндәм Хәлиуллина, Илексаз мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев