САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексазда профилактика отрядлары ярышты

8 апрельдә Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәпләр арасында хокук бозуларны кисәтү максатында оешкан профилактика отрядлары чыгышы булды.

Ел башында хокук бозуларны булдырмау йөзеннән “Яшь хокук саклаучылар” отряды оешкан иде. Кичәнге ярышта алар хокукларны һәм хәрби армия күнекмәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар.
 Һәр отряд тиешенчә әзерләнеп килгән иде. Мортыш-Тамак мәктәбе - җиңүче, Илексаз, Александровка һәм Кәүҗияк мәктәбе – призерлар булдылар. Җиңүчеләрне котларга район мәгариф бүлегеннән Газинур Габидуллин  килгән иде.
Чара бик күңелле үтте. Балаларга бирелгән ватанпәрвәрлек хисе озак вакыт саклансын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев