САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексазда миләшнең файдасын беләләр

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе технология дәресендә миләш җыю өмәсен уздырган.

Аның җимешләре бик файдалы. Гомумән, миләшкә халык гомер буе хөрмәт белән караган. Аны кисмәгәннәр дә, сындырмаганнар да. Миләш агачын рәнҗеткән кеше сәламәтлеккә туймый һәм хәерче була, дип ышандырганнар. Күз тиюдән саклый торган агач та әле ул, моның өчен өлкәннәр"Әтәч тавышын ишетмәгән" агач ботагын кулланырга кушалар. Ис тигән очракта да иң элек миләш ашатканнар.
Миләшнең файдасы моның белән генә тәмамланмый. Аның составында бик күп файдалы матдәләр бар. Миләш каротиннарга һәм антициан кушылмаларга, А һәм С витаминнарына, пектинга бай. Миләш җиләгендәге витаминнар, органик кислоталар, микроэлементларның гомуми күләме дистә ярымнан да артып китә. Миләшне кан системасы бозылганда ( мәсәлән, туры эчәк веналары киңәйгәндә), сидек юллары ялкынсынганда, ташлар булганда, ашкайнату әгъзалары озак вакыт көйсезләнгәндә ( ашказаны катары, уникеилле эчэк язвасы, энтерит, эч китү) файдаланалар. Бу бигрәк тә олы яшьтәгеләргә һәм балаларга файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев