"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында Илексаз мәктәбендә "Табигать - Ананы саклыйк" исемле чара узды.
Чара кысаларында кош оялары ясау, аларны мәктәп территориясендәге агачларга элү, ачык класс сәгате, безнең якларда очучы кошлар белән танышу, табигатьне, чишмәне саклау планы белән танышу да каралган иде. Чараны биология укытучысы Гөлфирә Миннемхәмәт эзерләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз