САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үтте

Нинди генә вакытта да Яңа ел иң матур, якты, тылсымлы бәйрәм булып тора. Бар җир дә матур итеп бизәлә, күз явын алырлык була. Ә Яңа елның иң төп бизәге, әлбәттә, матур итеп бизәлгән чыршы агачы. Урман гүзәле чыршы үзенең хуш исе, әкияти сихрилеге белән бәйрәм рухын тагын да арттыра. Илексазлылар...

Нинди генә вакытта да Яңа ел иң матур, якты, тылсымлы бәйрәм булып тора. Бар җир дә матур итеп бизәлә, күз явын алырлык була. Ә Яңа елның иң төп бизәге, әлбәттә, матур итеп бизәлгән чыршы агачы. Урман гүзәле чыршы үзенең хуш исе, әкияти сихрилеге белән бәйрәм рухын тагын да арттыра.

Илексазлылар дә каты суыкларга карамастан, Яңа елга әзерлек эшләрен башкарып чыктылар! Мәктәп каршында төрле сыннар ясалды. Сәхнә Яңа елга әзерләнде.

Ниһаять, көткән көн килеп җитте. Балалар бу көнне түземсезләнеп көттеләр. Аларны убырлы, дию, кәрлә каршы алды. Бүреләр аланына да "бардылар", юлбасарлар белән дә "очраштылар". Ә иң мөһиме - лотерея күчтәнәче булды. Шулай ук балаларга спонсор ярдәме белән дә, район мәгариф бүлеге дә пакетлар тутырган иде. Быелгы Кыш Бабай бигрәк бай һәм юмарт булды. Яңа елны һәркем яңа өметләр, зур ышаныч белән көтеп ала, үтеп киткән елның истәлекле минутларын искә төшерә, алдагы елның да бәхет-шатлык китерәчәген юрый, моны бик тели. Нинди генә яшьтә булуына карамастан, һәр кеше йөрәгенең түрендә Кыш Бабайның барлыгына ышана. Бу бәйрәм безне туганнарыбыз, дусларыбыз белән очраштыра. Шуңа да һәркем өчен кадерле дә, якын да ул, Яңа ел!

Гөләндәм Хәлиуллина, Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Шулай ук укыгыз:

Илексазда Солтановлар гаиләсе Яңа елга капка төпләрен бизәде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев