САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбендә “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан патриотик акция үтте

19 нчы февральдән 22 нче февральгә кадәр Илексаз мәктәбендә "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан патриотик акция үтте. Без аны "Батырлыкка тиңнәр юк" исеме астында уздырдык. Укучылар "Офицерлар» исемле кино карадылар, аның буенча фикер алыштык. Шулай ук авылыбызда яшәүче бердәнбер сугыш ветераны Әхмәтҗәнов Шәрипҗан абый янында кунакта булдылар. Чечня сугышында катнашкан Фәрит...

19 нчы февральдән 22 нче февральгә кадәр Илексаз мәктәбендә "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан патриотик акция үтте. Без аны "Батырлыкка тиңнәр юк" исеме астында уздырдык. Укучылар "Офицерлар» исемле кино карадылар, аның буенча фикер алыштык. Шулай ук авылыбызда яшәүче бердәнбер сугыш ветераны Әхмәтҗәнов Шәрипҗан абый янында кунакта булдылар. Чечня сугышында катнашкан Фәрит Хәлиуллинны да үзебезгә кунакка чакырдык. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук Роман Филиппов турында да тыңлап үттеләр. Шушы акция уңаеннан физик культура укытучысы Хуҗина Зилә Әкмал кызы волейбол, баскетбол, теннис ярышлары уздырды. Чаралар укучылар күңеленә үтеп керерлек булды. Чыннан да, батырлыкка тиңнәр юк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев