САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз мәктәбендә укучыларга шәхси мәгълүматны саклау турында сөйләделәр

Чыршы, чыршы, без сине... Сагынып көттек ел буе. Инде балалык яшеннән чыксак та, могҗизага да ышанасы килү теләге бетми әле. Менә бүген дә шул могҗиза турында уйландым мин. Инде ел саен алдансак та, Кыш бабайның Яңа ел белән бергә гел бәхет-шатлык, сәламәтлек, мул тормыш алып киләчәгенә, яңа елның беренче көненнән...

Чыршы, чыршы, без сине...

Сагынып көттек ел буе.

Инде балалык яшеннән чыксак та, могҗизага да ышанасы килү теләге бетми әле. Менә бүген дә шул могҗиза турында уйландым мин. Инде ел саен алдансак та, Кыш бабайның Яңа ел белән бергә гел бәхет-шатлык, сәламәтлек, мул тормыш алып киләчәгенә, яңа елның беренче көненнән үк бөтен нәрсә башкача - яңача булачагына ышанасы килә. Бәлки...

Интернет - кеше акылы уйлап тапкан гаҗәеп күренеш. Ул безнең тормышта ныклы урын ала бара. Әмма һәр яңалык үзе белән зарар да алып килә. Бигрәк тә үсеп килүче буынны интернет зыяныннан саклау гаять авыр эш. Бүгенге көндә Интернетта 70 төрле ресурслар барлыгы билгеле. Боларда "Кыш бабайга хат" язарга кушыла. Аларда балаларның шәхси мәгълүматлары интернет челтәренә эләгү куркынычы да барлыгын әти - әниләр онытмасыннар иде. ИНН мәгълүматлары, туу турында таныклык, пенсия иминият таныклыгы, яшәү һәм эш урыны турындагы мәгълүмат дөньяга таратылса, бу - закон бозуга китерә.

РФ Конституциясе нигезендә һәр гражданин үз намусын саклау хокукына ия. Аның гаилә һәм шәхси тормышы кагылгысыз.

Нәрсә соң алар шәхси мәгълүматлар? Моңа, РФнең "Персональ мәгълүматлар турында"гы законының 1нче пункт, 3нче маддәсе нигезендә, паспортта күрсәтелгән мәгълүматлар, туган көн, туган урын, адрес, ИНН, СНИЛС, медицина полисы номеры, эш урыны, белеме, гаилә хәле һ.б. керә.

Баласының кайчан һәм нәрсә каравын, кайда утыруын ата-аналар контрольдә тотарга тиеш. Шулай булганда гына без бәла - казаларны булдырмый кала алабыз. Һәр буын бәхетле булып үссен иде!

Гөләндәм Хәлиуллина, Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев