САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз мәктәбендә Сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Бүген илебезнең төрле почмакларында истәлекле чаралар, җыелыш һәм митинглар оештырыла. Илексаз мәктәбендә тарих укытучысы Рәмзия Салихова ачык класс сәгате уздырды. Аның чыгышы...

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.

Бүген илебезнең төрле почмакларында истәлекле чаралар, җыелыш һәм митинглар оештырыла. Илексаз мәктәбендә тарих укытучысы Рәмзия Салихова ачык класс сәгате уздырды. Аның чыгышы бик эчтәлекле булды: Советлар Союзында озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә «кара тамга» тагылганына, меңләгән гаепсезләр юк ителгәненә басым ясады. "Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән еллар зинданнарга ябыла. Магадан, Колыма, эчке эшләр Халык Комиссариаты ихатасында, салкын подвалларда, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл егет һәм кызларының гомерләре киселә. "Халык дошманы" тамгасы алганнарның туганнары, балалары да түбәнсетүләргә, төрле кыерсытуларга дучар ителә", дип, сөйләде ул.Үзенең чыгышында тарихи материалларга нигезләнде, презентация белән таныштырды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев