САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбендә "Мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе бара

17 апрельдән 25 апрельгә кадәр Илексаз мәктәбендә "Мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе оештырылды. Беренче көн "Яныбызда ветеран яши" исеме астында узды. Укучылар ветераннар һәм тыл хэзмәткәрләре янында булдылар. Көчләреннән килгәнчә ярдәм оештырдылар. Шул ук вакытта мәктәп хәбәрчеләре ветераннар турында мәгълүмат тупладылар. Өлкәннәрнең тормыш юлы һәм язмышлары турында ишеттеләр, фотолар карадылар. Авылның бердәнбер...

17 апрельдән 25 апрельгә кадәр Илексаз мәктәбендә "Мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе оештырылды. Беренче көн "Яныбызда ветеран яши" исеме астында узды. Укучылар ветераннар һәм тыл хэзмәткәрләре янында булдылар. Көчләреннән килгәнчә ярдәм оештырдылар. Шул ук вакытта мәктәп хәбәрчеләре ветераннар турында мәгълүмат тупладылар. Өлкәннәрнең тормыш юлы һәм язмышлары турында ишеттеләр, фотолар карадылар. Авылның бердәнбер ветераны Шәриҗан абыйӘхмәтҗәнов очрашуга килә алмады. Аның янына да үзебез бардык.

Мондый очрашулар өлкәннәребезнең дә, укучыларның да күңелләрендә матур эз калдырды. Укучыларыбыз мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында тимурчылык хәрәкәтен тагын да дәвам итәргә булдылар.

Игелеклелек кылып кемнедер шатландыруың белән үзең дә сөенечле хисләр кичерәсең, күңел канәгатьләнүе дә аласың. Мондый чаралар олыларга ихтирам хисен арттыра, ярдәмчел булырга, бердәмлеккә өйрәтә, күмәк эшкә өнди.

Икенче көнне обелиск янын чистарту, тәртипкә китерү максаты куелган иде. 5-7 нче сыйныф укучылары белән укытучылар шул эшне башкардылар. 1-4 нче сыйныф укучылары китапханәгә экскурсиягә бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев