САРМАН
  • Рус Тат
  • Илексаз мәктәбендә кул эшләре белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар да бар

    Бер хә­ким ба­ла­лар­га шу­лай нә­сый­хәт бир­де ки: "Әй җан­на­рым, уг­лан­на­рым, нә­сый­хәт­не ише­те­гез - һө­нәр үгрә­не­гез. Дөнь­я­ның мил­ке­нә вә дәү­лә­те­нә ыша­ныр­га яра­мас. Ал­тын-кө­меш сә­фәр ке­ше­се­нә хә­тәр­дер; вә йорт-йир ке­ше­се­нә дә­хи хә­тә­ре бар: я уг­ры алып ки­тәр, яки ут­ка янып ки­тәр. Әм­ма һө­нәр - бер агым су­дыр вә ыша­ныч­лы дәү­ләт­дер. Һө­нәр ия­се...

    Бер хә­ким ба­ла­лар­га шу­лай нә­сый­хәт бир­де ки: "Әй җан­на­рым, уг­лан­на­рым, нә­сый­хәт­не ише­те­гез - һө­нәр үгрә­не­гез. Дөнь­я­ның мил­ке­нә вә дәү­лә­те­нә ыша­ныр­га яра­мас. Ал­тын-кө­меш сә­фәр ке­ше­се­нә хә­тәр­дер; вә йорт-йир ке­ше­се­нә дә­хи хә­тә­ре бар: я уг­ры алып ки­тәр, яки ут­ка янып ки­тәр. Әм­ма һө­нәр - бер агым су­дыр вә ыша­ныч­лы дәү­ләт­дер. Һө­нәр ия­се әгәр дәү­ләт­тән төш­сә дә, кай­гы юк. Им­де, әй угыл, бу урын­да мак­суд бер хи­ка­ять тү­гел­дер. Син дә шу­лай ук һө­нәр үг­рән, тәр­бия үг­рән, гый­лем үг­рән".

    Ка­юм На­сый­ри

    Без­нең хал­кы­быз бо­рын-бо­рын­нан хез­мәт сө­ю­чән бул­ган, эш­не җи­ре­нә җит­ке­реп баш­кар­ган. "Көн үт­сен­гә эш­лә­мә, бул­сын­га эш­лә" дип, хез­мәт­тә элен­ке-са­лын­кы­лык­ны, ма­саю һәм урын­сыз мак­та­ну­лар­ны элек-элек­тән ка­бул ит­мә­гән.

    Та­тар хал­кы­ның һө­нәр­че­лек сән­га­те га­ять бай­лы­гы һәм төр­ле­ле­ге бе­лән ае­ры­лып то­ра, ул күп­төр­ле һө­нәр­ләр­гә ия бул­ган. Шу­ңа кү­рә кә­сеп-шө­гыль үз­ләш­те­рү­гә ка­ра­шын ха­лык "Е­гет ке­ше­гә җит­меш төр­ле һө­нәр дә аз" ди­гән тәгъ­би­рен­дә ачык ча­гыл­дыр­ган. Һө­нәр үз­ләш­те­рү­гә мон­дый ка­раш хә­зер­ге чор­да ае­ру­ча әһә­ми­ят­ле. Чөн­ки, җи­теш­те­рү ки­мү сә­бәп­ле, төп эш уры­ны кыс­кар­ган оч­рак­та да ке­ше икен­че бел­геч­ле­ге бу­ен­ча эш­кә ур­на­ша ала. Шу­лай итеп, бик җит­ди со­ци­аль проб­ле­ма уңай хәл ите­лер­гә мөм­кин. Кыз­лар­га да күп һө­нәр бе­лү га­и­лә икъ­ти­са­дын көй­ләү­дә мө­һим роль уй­ный.

    Элек-элек­тән үк та­тар га­и­лә­сен­дә ба­ла­лар­ны иҗа­ди шә­хес итеп тәр­би­я­ләр­гә ты­рыш­кан­нар. Бар­лык та­тар ха­тын-кыз­ла­ры дип әй­тер­лек кул эш­лә­рен бел­гән: эр­ләү, те­гү, чи­гү, бәй­ләү, су­гу һәм баш­ка­лар. Әни­ләр кыз­ла­рын ма­тур­лык­ны кү­рә, аң­лый бе­лер­гә ге­нә тү­гел, аны ту­ды­ра бе­лер­гә дә өй­рәт­кән­нәр. Кеч­ке­нә­дән кыз­лар, үз­лә­ре­нең кү­ңел җы­лы­сын ку­шып, кия­ү­гә чы­гар өчен, бир­нә әзер­лә­гән­нәр. Бу ма­тур тра­ди­ция алар­да пөх­тә­лек, хез­мәт сө­ю­чән­лек, бу­ла­чак га­и­лә­се­нә, ире­нә хөр­мәт тәр­би­я­лә­гән.

    Хал­кы­быз­ның төр­ле һө­нәр­ләр үз­ләш­те­рү­гә, да­и­ми хез­мәт итеп яшәү­гә өн­дә­вен нәр­сә бе­лән аң­ла­тыр­га бу­ла соң? Бе­рен­че­дән, эш­ләп үс­кән ке­ше нык бу­ла, бай яши. Икен­че­дән, ке­ше­нең ру­хи бай­лы­гы, эш­кә һә­вәс­ле­ге һәм сә­лә­те, шә­хес бу­ла­рак чын асы­лы хез­мәт­тә ге­нә ачы­ла.

    Тик хә­зер яшь­ләр­дә җит­меш төр­ле һө­нәр дә аз бу­лу­ы­на ина­ну, эш­кә би­рел­гән­лек, аны үз­ләш­те­рү­дә нык­лык, кә­сеп өй­рә­нү те­лә­ге бик си­зел­ми. Кул эш­лә­ре­нә ос­та­лык ки­лә­чәк бу­ын­нар­га да ми­рас бул­сын ди­сәк, га­и­лә­дә дә һәм мәк­тәп­тә дә нә­ти­җә­ле ча­ра­лар кү­рер­гә ки­рәк.

    Ә мо­ның өчен Илек­саз мәк­тә­бен­дә шарт­лар җи­тәр­лек. Без, уку­чы­лар бе­лән бер­лек­тә баш­та ак­кош­лар ясар­га өй­рән­дек. Ори­га­ми сән­га­те­нең ма­тур­лы­гы­на уку­чы­лар да шак­кат­ты.

    Ин­де хә­зер бәй­ләү җеп­лә­рен­нән чә­чәк­ләр ясый­быз. Мо­ны 3 класс­тан алып 8 класс уку­чы­ла­ры­на хәт­ле эш­ли. Алар үз­лә­ре­нең кул эш­лә­рен, алып кай­тып сө­е­нә-сө­е­нә әти-әни­лә­ре­нә күр­сә­тә­ләр. Кү­ңел җы­лы­сын ку­шып эш­лә­гән кул эш­лә­ре сок­лан­дыр­гыч та, ма­тур да. Бу алар­га эс­те­тик тәр­бия би­рә. Ма­тур­лык­ны сак­лар­га, нә­ни кул­ла­ры бе­лән ма­тур­лык­ны үз­лә­ре үк ясар­га өй­рә­нә­ләр. Ал­га та­ба да уку­чы­ла­ры­ма тү­зем­ле­лек те­лим.

    Гө­лән­дәм Хә­лиул­ли­на, Илек­саз мәк­тә­бе укы­ту­чы­сы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: