САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз мәктәбендә кечкенәләр яртыеллык эшләренә йомгак ясадылар

7 нче февральдә Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1 сыйныф укучыларының гомерендә бер тапкыр гына була торган матур бәйрәмнәре - "Әлифба" бәйрәме булды.

 “Әлифба бөйрәме – кечкенәләрнең яртыеллык эшенә йомгак ясау ул. Әле кайчан гына кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәннәр иде. Хәзер инде алар укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә өйрәнделәр”, – дип котлады аларны укытучылары Латыпова Саимә Фаязовна. Нәни укучыларны мәктәпнең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Хуҗина З.А., Хисаметдинова А.Ә., әти-әниләре дә тәбрикләделәр. Аннан соң укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: матур итеп җырладылар, берсеннән берсе матур шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев