САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына көндәлекләр таратылды

Илексаз мәктәбендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган проект кысаларында, көндәлекләр таратылды. Шул уңайдан, 16 сентябрьдә бердәм "Мәдәният дәресе" үтте. Бу көнне башлангыч сыйныфларда укый торган 11 балага мәдәни көндәлек тапшырылды. Укучылар мәдәни көндәлек, аны тутыру кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук бу дәресебездә Сарман һәм Илексаз...

Илексаз мәктәбендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган проект кысаларында, көндәлекләр таратылды. Шул уңайдан, 16 сентябрьдә бердәм "Мәдәният дәресе" үтте. Бу көнне башлангыч сыйныфларда укый торган 11 балага мәдәни көндәлек тапшырылды. Укучылар мәдәни көндәлек, аны тутыру кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук бу дәресебездә Сарман һәм Илексаз авылы мәдәнияте, аларның гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләнелде һәм яктыш язучылар, шагыйрьләр белән таныштырылды.

Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтергә һәм рухи байлыкларыбыз белән якынрак танышырга ярдәм итәчәк. Мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән әлеге проект планы нигезендә укучыларыбыз сыйныфташлары, әти-әниләре белән үзләре яшәгән җирлектәге, райондагы музей, китапханә, концерт залларына йөреп, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына "сәяхәт итәрләр" дип ышанасы килә.

Татарстан Мәдәният министрлыгы тормышка ашырган «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты укучыларда узган уку елында зур кызыксыну уяткан. Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсенә язылган, матур әдәбият белән кызыксынып, өйләренә китаплар алганнар, - дип, статистика белән авыл китапханәчесе Әлфия апа Закирова таныштырды.

Мин дә, үз чиратымда, укучыларыбызга уңышлар телим, аларның туган ягын яратучылар булып үсүләренә ышанып калам.

Гөләндәм Хәлиуллина, Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев