САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз мәктәбе укучылары "Макулатура җыеп агачны сакла!" экологик акциясендә катнаштылар

"Экояз-2019" санитар-экологик икеайлык кысаларында, 27 апрель - 6 май көннәрендә Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Макулатура җыеп агачны сакла!" экологик акциясендә катнаштылар.

Билгеле булганча, китап, дәфтәрләр һәм журналлар булдыру өчен чимал булып агач тора. Ел саен кәгазь эшләнмәләр җитештерү өчен тулы бер урманнар киселә. Табигатьтә чиксез ресурслар юк. Шуңа күрә дә планетабызның үпкәсе саналган урманнар юкка чыгу алдында. Һәркемнең өендә кулланышка кирәге булмаган газет-журналлар, картоннар була. Еллар үтү белән, мәктәп-идарәдәге докуменларның да саклану срогы чыга. Шунлыктан аларны файдалы кулланышка кертү – безнең бурычыбыз. Илексаз мәктәбе укучылары җыелган һәр килограммның агач гомерен саклап калганын, кәгазь эшләүдә җиңеллек тудырганын аңлап эш иттеләр. Аеруча 7-8 нче сыйныф укучылары бу эштә активлык күрсәттеләр. 
      Укучылар тырышлыгы белән барысы 1 тоннадан артык макулатура җыеп тапшырылды. 
Яхшы башлангыч дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев