Илексаз мәктәбендә тимурчылык эше белән укучылар күптәннән шөгыльләнә. Бу эштә һәр укучы бик теләп катнаша. Тимурчылык эшенә 2-9 сыйныф укучыларының барысы да йөриләр.
Һәр сыйныфка шефлык итү өчен ветераннар билгеләнде. Алар 16 нчы март көнне ветераннарның өйләренә барып, өй тирәләрен кардан чистарттылар, өй эчендәге эшләрдә дә көчләреннән килгәнчә ярдәм иттеләр. Шулай ук тимурчылык эше вакытында алар зур тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр белән аралаштылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз